Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири


Скачать книгу
иде ди, тагын аны газетага язып та бөтен дөньяга фаш ит, имеш!

      Шунлыктан мин, әлеге газеталар килгәч тә, иң элек әнә шул «Идарәдән җаваплар» дигән бүлекне карыйм: минем исем дә эләкмәгән микән шул хурлык тактасына?

      Шушы атна-ун көн эчендә шулай тынгысыз уйлар белән йөреп тәмам эштән чыктым бит: ашым – аш, йокым йокы түгел!

      Шундый көннәрнең берсендә әлеге Лотфулла Булатов дигән хәлфәдән дәрес алып утыра идек. Баш мөгаллим Гариф хәлфә, авызы колак артына җитеп шатланган кыяфәттә, кулына берничә газета тотып, безнең янга килеп керде:

      – Бераз гына туктап торыгыз әле!.. – Ул Лотфулла хәлфәгә шуны әйтте дә бер газетаны ачып укый башлады: – «Яшә, хөррият, яшә!»

      Дошманымны җиңгәндәй булып, әллә ничек кинәт җиңеләеп киттем, Гариф хәлфә дә, Лотфулла хәлфәгә карап:

      – Шаулама әле, яхшылап укырга ирек бир! – диде.

      Аның бу сүзләре минем шәрикләрне дә очындырып җибәрде бугай, алар дәррәү сикерешеп тордылар да хәлфә абыйны сырып алдылар.

      – Яңадан укы әле, хәлфә абый?..

      – Чынлап та Зарифныкымы?

      Лотфулла хәлфә, ачуыннан булса кирәк, алдындагы зур, катыргы тышлы «Һидайя»[9] китабын ачкан көйгә калдырып, бүлмәдән чыгып китте. Усал Бәрлебаш Хәлиме аның артыннан кычкырып калды:

      – Әй, Лотфулла абый, китабыңны ачык калдырдың бит – шайтан укыр!

      Маҗгар Вәли көлеп җибәрде:

      – Шайтан укырга гына ярарлык та инде ул!..

      Шактый коры табигатьле, тәртип саклауны яратучан Гариф хәлфә бу юлы безгә бер сүз дә әйтмәде. Ул шигырьне укып бетерде дә:

      – Мин боларны хәзердән үк хаҗи әфәндегә алып барып укыйм әле, – диде. – Үз мәктәбеннән әдипләр чыгу аны да шатландырсын!..

      Гариф хәлфә, чыгып китәргә җыенгач:

      – Ә, монысы да бар икән әле! – диде дә, әлеге минем шигырь басылган «Йолдыз» газетасын кабат ачып, аның баш мәкаләсен укырга кереште.

      Кыска гына әйткәндә, анда шулай язылган иде: «Халкыбыз арасында әлегә кадәр мәйданга чыга алмый яткан талантлар шактый күп икән. Идарәбезгә менә шундый талантларның язган нәрсәләре бер-бер артлы килеп тора…»

      Бу сүзләр миңа «Шул талантларның берсе шушы газетада шигыре басылган Зариф әл-Бәшири» дип әйткәндәй тоелды.

      Гариф хәлфәнең, Заһидулла байлардан әйләнеп, әлеге газеталарны алып кайтуын көтү миңа чиксез авыр булды. Мин сабырсызлык белән әле бер тәрәзәгә карыйм, әле икенчесенә, әле бер бүлмәгә барып керәм, әле икенчесенә. Кайсы гына бүлмәгә барып керсәм дә, һәммәсендә дә шул турыда сүз бара, шәкертләр мине сырып алалар:

      – Кайчан яздың аларны, ничек яздың, нигә безгә күрсәтмәдең? Җыелышта укыйсы калган иде аны!..

      Соңыннан уйлыйм: «Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавилар да, шулай беренче шигырьләре басылып чыккач, минем шикелле шатланудан җенләнеп йөрделәр микән?» – дим. Шул ук вакытта минем Мәҗит Гафурига булган хөрмәт, мәхәббәтем тагын да көчәйде. Әйтерсең лә мин бу нәрсәләрне үзем генә язмаганмын, аларны язуда Гафуриларның


Скачать книгу

<p>9</p>

Һидайя – шәригать законнарын өйрәтәторган китап.