Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
ялтыранып йөрдем дә, зур арбалы извозчикка утырып, шәһәргә киттем. Шулай итеп мин, авыл егете, җитмәсә тагын, җырлар, бәетләр язып йөргән, шагыйрь булу хыялы белән җенләнгән бер шәкерт, биш тиен урынына кырык тиен акча тотып, Печән базарына барып төшкәч тә, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не сораша башладым. Миңа:
– Тегәрҗеп урамында! – диләр.
– Кайда соң ул урам?
– Казан каласында!
Мәҗит Гафурины сорыйм.
– Казанда Мәҗитләр дә, Гафурилар да күп, – диләр.
Шушымы инде Казан?! Гафурины да белмәгән башлары белән нишләп йөриләр монда? Атаклы мәдрәсәнең дә кайдалыгын белмиләр. Бик надан булып чыкты бит әле Казан халкы.
Тинтерәп йөри торгач, «Мәгариф көтепханәсе» нең алдына барып чыктым. Аның ишеге янындагы пыяла шкафка төрле китаплар тезелеп куелган: «Алданма кызыл алмага», Миргазиз Укмасый шигырьләре. «Себер тимер юлы», Мәҗит Гафури әсәре.
Шул китап күземә чалыну белән, мин кибет эченә ташландым.
– Әнә шул пыяла тартма эчендәге «Себер тимер юлы» дигән китапны алып бирегез әле миңа!
Урта яшьләрдә, ыспай гына киенгән бер кеше миңа карап елмайды да:
– Нигә аны пыяла тартмадан алып торырга, – диде, – ул монда да җитәрлек!
Китапны алып биргәч, ул бераз гына миңа карап торды да:
– Сез саладанмы әллә? – диде.
– Әйе!
– Әйтәм җирле…
Китапны алдым да кош тоткандай булып чыгып киттем. Урамга чыккач, иң элек кесәмдәге акчаларны барлап карадым. Илле бер тиен акча калган!
– Алай-й-й, өч тиенгә күмәч алып ашасам, пароход билетына җитәрлек кала икән әле.
Тоттым да пристаньга җәяүләп киттем.
Шулай булса да, мин бик шат идем. Үземнең Казанга килүемне бушка чыкмаган иттереп тоям, чөнки минем кулымда Мәҗит Гафуриның әлегә чаклы мин күрмәгән бер китабы бар!..
Инде миндә Мәҗит Гафуриның үзен эзләп табу, аның белән күрешү кайгысы да, унар морҗалы өйләре булган Казанны күреп йөрү дәрте дә онытылган иде. Миндә тик бер генә теләк – ничек итеп тизрәк шул китапны укырга!
Шәһәрдән чыккач, чирәмгә утырдым да китапны актарырга керештем. «Себер тимер юлы» – Мәҗит Гафури әсәре! Китап тышындагы шул сүзләргә карыйм да тәмле уйларга чумам. Күз алдына китерәм: «Милләт кайгысы» – Зариф Бәшири әсәре! Шундый яшел тышлы китап пыяла тартма эчендә булыр микән? Эчке түш кесәмнән кәгазь, карандаш алдым да «Себер тимер юлы» китабына охшатып язылачак «Милләт кайгысы» ның тышлыгын ясадым. Тышлык яшел булырга тиеш иде. Тик яшел кәгазем юк бит янымда, каһәр! Китабым басылып чыкканчы әлеге кәгазь эчке түш кесәмдә сакланды.
Бу җәйне мин бөтенләе белән авылда үткәрдем һәм булачак «Милләт кайгысы» дигән җыентыкны оештырдым. Ләкин моны оештыру миңа арзанга төшмәде. Мин һәр көнне өй артындагы бәрәңге бакчасына чыгам да койма буендагы кычытканнар арасына яшеренеп утырып укыйм, язам. Ләкин, эш җайланып кына барган чагында, чәпчеп-чәчәлеп әни килеп чыга:
– Кайда чыгып китте инде бу тагын?! Җенләнде бит шул такмаклары белән!.. Болынга