Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
залдагыларга баш иеп, кызу адымнар белән өстәлгә таба юнәлде. Өстендә – кара фрак, ак жилет һәм зәңгәр панталон. Аның җәенке башы, ябышып торган майлы чәче, мыскыллы елмаюы, түгәрәк күзләре Коляның хәтеренә онытылмаслык булып кереп калды.
– Башлыйбыз, әфәнделәр! – диде ул, кечкенә яшел күзләре белән малайларны капшап. Шуннан ул «кырыс холыклы» га мөрәҗәгать итте: – Корташевский әфәнде, сез Иван Ипатьевич белән бергә зурысын сораштырыгыз, Лев Семёнович белән без – энеләрен.
Беренче булып Сашаны сынап карадылар. Туганнар арасында иң тазасы, иң сәләтлесе һәм тырышы буларак, Саша үзен кыю тотты, бөтен сорауларга ачык итеп җавап бирде. Аның оста укуы һәм язуы, Магницкий «Арифметика» сын, Ломоносов «Грамматика» сын белүе мәгълүм булды. Ул Казан гимназиясендә укып чыккан шагыйрь Державинның шигырьләрен күңелдән сөйләде һәм, чын актёрларча, хисләнеп, матур итеп сөйләде. Экзамен алучылар бер-берсенә карашып куйдылар. Инспектор кече Лобачевскийны да мактады. Икесен дә түбән класска алырга риза булды.
Коля гына сыната язды. Арифметиканың дүрт гамәле турында сөйләгәндә, Корташевскийның карашын очратып, ул югалып калды. Тик Лев Семёнович Левицкий, ягымлы кеше буларак, малайны тынычландырырга тырышты:
– Борчылма син, туганкай… Белгәнең күренеп тора. Хәзер звательный падеж турында сөйләп бир.
Коля агарынып басып тора.
– Ну, берәр кешене чакырган чагында, син ничек дисең?
– Әй! Әй, син!.. Монда кил! – дип кычкырып куйды Коля, әмма экзамен алучыларның йөзләрендә елмаю күреп гаҗәпләнде.
Лев Семёнович уңайсызланып калды. Ләкин Яковкинның мыскыллы елмаюын күреп, малайга ярдәмгә ашыкты:
– Бәлки, үзең яраткан шигыреңне сөйләрсең?..
– Уртага чыгыгыз! – дип, аңа ялгап китте Корташевский, кашларын җыерып.
Коля уртага чыгып басты. Аның йөзе ап-ак, иреннәре кысып йомылган иде. Хәтереннән Кантемир, Дмитриев шигырьләре үтеп китте. Менә ул башын күтәрде һәм ныклы тавыш белән латин телендә Гораций шигырен укып җибәрде:
Exegl monument aere perennius
Regalique situ puramid altius[7]…
Quod non imber edax,
non Aquil impotens
Possit diruer aut innumerabilis
Annorum series et fuga temporum…
– Җитте, – дип, кискен итеп бүлдерде аны Яковкин. – Хәзер мәгънәсен әйтеп бир.
Үзен ярты юлда бүлдергәч, малай бик гарьләнде. Әйе, әйе, инспектор, аны рәнҗетер өчен, юри шулай эшләде. Шигырьне белә ич ул. Ничек кенә белә әле! Шигырьнең мәгънәсен өйрәтүче Сергей Степановичның тавышы һаман колак төбендә. Нәрсә дип аны Казанга китергәннәрдер? Нигә шул Нижнийдагы халык училищесында гына калдырмаганнардыр? Сергей Степанович бу укытучыларның барысыннан да күбрәк белә иде. Коляны ул өйрәтте. Бабаларына баргач, Коля бервакыт шул шигырьне сөйләп торып җибәргән иде, әнисе елмаеп кына торды…
– Син нәрсә, егеткәй, телеңне йоттыңмы, әллә мәгънәсен белмисеңме? Күрегез бу попугайны! – дип, мыскыллы көлде инспектор.
Коля аска карап басып тора, үпкәләүдән, рәнҗүдән күңеле тулган иде. Юк-юк, бу кыяфәтсез кешегә үлсә дә
7