Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
каты дөбердәттеләр. Кухня ишегеннән аякларына иске башмак кигән повар чыгып, тиргәнә-тиргәнә ишек ачты.
– Кадалып та китә белмәдең, кайчан гына йоклыйсыңдыр син, Парфентий? – диде ул, исни-исни, һәм кире кухнясына кереп китте.
Коля моңа каршы әйтелгән «Аякны без юрганга карап сузабыз, шуннан артыгы ярамый» дигән шаярту сүзләрен ишетте. Бу сүзләрне әйтүче егет, күрәсең, йокы дип бик уфтанмый иде.
Коля баскыч астыннан башын чыгарды. Су ташучы егет, авыр чиләкләр күтәреп, кухняга кереп бара. Ишек ачык калган… Тизрәк чыгып чабарга кирәк!
Ишектән чыккач, ул болдырдан сикереп кенә төште. Коймага күз салды. Капка шар ачык, сторож күренми. Коля капкадан чыкканда, будка эченнән сторожның тамак кырганы ишетелде. Күзәтеп тормыйдыр ич?
Тәвәккәл таш ярган, диләр. Коля, уйлап-нитеп тормастан, чокырга таба йөгерде. Анда койма астыннан язгы сулар ерганак ясаган иде. Чокырның төбе караеп күренсә дә, Коляны куркыта алмады: Нижнийда ул моннан тирәнрәк чокырларны да күргән һәм кичкән малай. Куакларга ябыша-ябыша, ул түбән төште. Сөрлегеп, тез капкачын авырттырды; шулай да туктап калмады. Авырткан тезен карап торырга аның вакыты юк иде. Аксый-аксый алга йөгерде.
Чокырның икенче ягына үрмәләп менгәч, ул урамга килеп чыкты. Туктап хәл җыйды. Хәзер аңа йөгерергә ярамый – урам каравылчылары туктатуы ихтимал. Тик аның атлап барырга түземе җитмәде. Аягының авыртуын бөтенләй онытып, алга ыргылды. Куып җитә алсалар, тотсыннар! Ул иректә хәзер! Иректә!
Воскресенский урамына җиткәндә, Коля шактый арыды һәм атлап кына бара башлады. Бераз ял итәргә, сулу алырга кирәк. Тыкрыктан борылуга, ул Черек күлгә килеп чыкты. Монда инде юл таныш иде. Моннан өйгә дә ерак калмый.
Ләкин үз урамнарына якынлашкач, малай адымнарын әкренәйтә төште. «Әни нәрсә әйтер?» – дигән уй килде аның башына.
Ул ике катлы таныш йортның болдырына менеп, ишек белән янәшә тәрәзәгә чиртте. Тагын, тагын чиртте. Ниһаять, тәрәзә пәрдәсе күтәрелде.
– Кем бар? – дип сорады борчулы хатын-кыз тавышы.
– Мин… Коля… – диде малай кыюсыз гына. – Прасковья Александровна улы, – дип өстәде аннары.
– Хәзер ачам, – диде тавыш.
Бераздан ишек ачылып китте.
Йокыдан айнып җитмәгән асрау, гаҗәпләнеп, Коляга карап алды һәм:
– Керегез, – диде. – Әниегез торды, юлга җыена.
Коля икенче катка ташланды. Хәзер инде ул: «Әни аңлармы хәлемне, әллә юкмы?» – дип, үз-үзенә сорау бирми. Әнкәсен күрү теләге бөтен нәрсәдән өстен иде.
Әнисе өстенә-башына киенгән, кыштыр-кыштыр килеп, юл кәрзине янында маташа иде. Ишек ачылып, кемнеңдер килеп кергәнен ишеткәч, ул сынын турайтты һәм бермәлгә өнсез калды. Аннан соң алга атлады, улын чишендерә башлады; салкын бармакларын учына алып җылытты, бит алмаларын уды. Улының җылынганын тойгач, аның башын күкрәгенә кысты һәм ягымлы итеп сорады:
– Нәрсә булды соң, балам?
Коляга шул җитә калды: ул тетрәнеп, үксеп елап җибәрде.
– Качтым!.. Качтым!.. – диде ул, елый-елый. – Түзә алмадым.