Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов


Скачать книгу
юк, – диде Параша акрын гына тавыш белән. – Аннушка, әйтүең өчен рәхмәт. Хәзер бар, ялгызым калыйм. Берәүгә дә сөйләмәм, курыкма.

      – Рәхмәт яусын, анакаем, барыня, – диде кыз, пышылдап. – Зинһар, кызганыгыз, белсәләр, башымны ашарлар.

      Ул шулай курку катыш борчылу хисе белән китеп барды. Ә Параша утырган килеш калды. Озак утырганнан соң гына торып йөренә башлады. Аны-моны уйламыйча, иләсләнеп, түрдәге кечкенә өстәл янына килде. Өстәлдә яткан коңгырт папкага күзе төште. Бауларын чишеп, иң өстәге зур табак кәгазьне кулына алды һәм укырга кереште.

      Бер минуттан Параша бөтен папкасы белән эләктерде дә яктырак җиргә – тәрәзә янына килде. Калтыраган бармаклары белән берәм-берәм алып, барча кәгазьләрне укып чыкты; ул үзенең чуалган фикерләрен җыярга тырышты – маңгаен уды. Озак кына акылына килә алмыйча торды.

      Аның ире бу Аверкиевларга бөтенләй кардәш тә түгел икән ләбаса. Чыбык очы гына икән аларның якынлыклары: Лобачевскийның бабасы Андрей Яковлевич Гусенцов, яшь хатынга өйләнгәч, Егор Алексеевич белән баҗай булган.

      Парашаның калтыранган бармаклары папкадан калын бер зәңгәрсу кәгазьне тартып чыгарды. Монысы нәрсә тагын? Аттестат… Кемгә бирелгән?

      «Ошбу аттестатны күрсәтүче поляк милләтенең кешесе улмыш. Аның атасы Максим Василий углы Лобачевский 1757 елда мәнем тарафымнан Малороссиядән китерелмеш вә янә җырчы улгай хезмәт кыйлмыш, вә янә Животово дәю җирдә көн итмеш. Анасы мәнем крепостной кыз Аграфена Андрей кызы улмыш. Иван туганнан соңра, 1775 елда хезмәттән җибәрелмеш.

      Хәзерге көндә тууын вә ирекле улгычын расламакта ошбу аттестатка 1777 елның февраль аенда, 24 нче көнендә Мәскәү каласында герблы мөһеремне басам вә имзам куям: князь Михаил Долгоруков, лейб-гвардия капитаны»[1].

      Параша бик озак уйланып утырды. Аннан соң, иренең аттестатын өстәлгә җәеп салды да, гүя шуннан да мөһимрәк эше юк иде, аттестатның бөгәрләнгән почмагын турайтты һәм Долгоруковлар гербының бизәкләрен җентекләп өйрәнергә кереште. Инде түземе җитмәде – башын өстәлгә салып, үксеп елап җибәрде.

      – Алдаган… Алдаган, – дип сөйләнде ул, фәкать бер сүзне кабатлап.

      Кинәт ул яшь түгүдән туктады. Балавыз сыгып эшне төзәтергә мөмкин түгел иде инде. Һәммәсен белергә, дөреслекне ахырынача белергә кирәк иде.

      Параша яңадан папкага үрелде һәм, кич утырып, иренең үткән гомерен тасвирлаган кәгазь өемен укып чыкты. Хәзер ул аның турында һәммә нәрсәне белә иде.

      Башлангыч мәктәпне бетергәч, 1777 елның 20 мартында уналты яшьлек Иванны Мәскәүдәге межа канцеляриясенә копияләр алып торучы хезмәтенә урнаштыралар һәм Ростов землемеры Настеров партиясенә билгелиләр: таныклыгында «буш вакансиягә елына алтмыш тәңкә жалованье куеп, шуннан госпиталь өчен тотып калырга» диелгән. 1786 елның башында ук Иван Максимовичны канцеляриягә күчерәләр һәм 7 июльдә губерна регистраторы чины бирәләр. 1787 елның азагында ул Нижнийдагы межа конторасына күчеп килә, ләкин, озак та үтми, аны отставкага чыгаралар. Табиб тарафыннан бирелгән таныклыкка караганда,


Скачать книгу

<p>1</p>

Борынгы актлар саклана торган Үзәк Дәүләт архивы (ЦГАДА), 1294 ф., 2 ап. 1777, № 2896, 2 б.