Батырша. Замит Рахимов
Бала-чагалары да бар икән. Әйдә, яннарына бараек әле, киңәшкә мохтаҗлардыр. Кышка каршы кузгалганнар бит, бахырлар. Җәйне көтәргә сабырлыклары калмагандыр инде.
Остазыннан калкурак, көчлерәк булса да, Абдулла каушап калды. Ни дип барырга инде чит-ят кешеләр янына? Аларның кем икәнен шайтан белгән. Юлбасарлар булып чыкса?! Алай да Габделрахманнан калышмады егет. Һәй, аларга кем тисен ди, үзләре белән җаннары да телләре генә.
Бәләкәй генә урман аланына чыгарак, Габделрахман мулла тагын туктап калды – шәкерте аңа килеп төртелде. Яфрагын коеп бетермәгән зелпе куагына ышыкланып, аландагыларны күзәтә башладылар. Урталыкта учак дөрли, аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша. Араларында хатын-кыз, бала-чагалар да бар. Киемнәре өзгәләнеп-таланып беткән, ирләрнең битләрен сакал-мыек баскан. Җитмәсә, күбесенең өс-башы җиңелчә, кайсылары хәтта заманында ак булган киез эшләпәдән. Ару-талчыгулары йөзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә. Өлкәннәре сөйләшми, бала-чага исә ашарга даулап елаша. Төркемнән арттарак туарып ташланган ике арба, шулар янында бер ат утлап йөри.
Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җиңелчә шаулашып алдылар. Көн шактый чиратып җибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни белән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгып, су тулы чиләкне кулына алды, япьле казыклар кагып, учакка аркылы куелган каен күсәкнең бер башын күтәрде һәм ялкынга куйды. Сәләмә хатыннарның берсе иегән үлән өстенә җәелгән ат тиресеннән бер түтәрәм ит алып, аны чиләккә чумырды. Качаклар, ялкын өстендә янәшә торган корымлы ике чиләккә карап, кабат тын калдылар. Тик әлеге дә баягы, бер – чырыйлап, бер – тавышсыз үксеп, әнисе кочагына сыенган бала гына өзгәләнде:
– Инәй, дим, ашарга!
Абдулланың йөрәгенә нидер кадалгандай булды, остазы белән киңәшергә дип, кулын алга сузды. Әмма Габделрахман инде, урыныннан кузгалып, утка таба атлый иде.
Төркемдәге җитү чәчле егетләрнең берсе, ят кеше күренүгә, янәшәсендәге арбага ташланды, ниндидер алам-салам, төен-кәрҗиннәр астыннан сөңге тартып алды.
– Өрекмәгез, өрекмә! – диде Габделрахман, учакка якынаеп. – Юлбасар түгелбез, шулай ук патша йомышлылары белән дә уртагыбыз юк. Әссәламегаләйкем!
Качаклар бик сикереп төшми генә сәламне кабул иттеләр, тик шик-шөбһәләре бетмәве йөзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан сизелеп тора иде. Шулай да яннарына килүчеләрнең икәү генә икәнлекләрен һәм качкыннарны аулаучы солдатларга охшамаганнарын күргәч, бераз тынычлангандай булдылар.
– Шушы төбәктәге Тайсуган карьясенең имамы Габделрахман булабыз, – дип, учак янындагы муртайган төпкә утырды мулла. – Бу исә – минем шәкертем. Кай илләрдән буласыз вә кая таба юл тотасыз?
Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә баткан кып-кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде:
– Без инде, мелла кем Габделрахман, төрле иләү халаеклары җыелдык монда. Бәгъзебез Олы Идел буеннан, бәгъзебез Зөядән үк. Чулман иделеннән дә бар. Кичү кальгасын урап узабыз дигәндә, юлбуар сарбазлар