Батырша. Замит Рахимов
бик күп фәннәрдән хәбәрдар, шулай ук җырулар чыгара, робагыйлар һәм төрле китаплар яза, ди. Шиксез шуңа барып егыл, гыйлем эстәмәкне дәвам иткел, ди аңа остазы. Мөмкинлегең булса, бүтән мәдрәсәләргә дә бар, илләр гиз, яңа җирләр, халаеклар күр, ди. Гаилә кору исә боларның барына балта чабу белән бер булачак иде.
Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнеп бара, бүкәннәрдә утырган егетләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак ниткәндер бер кара шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагын килгән», – дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлеге карачкы ягыннан шак-шок иткән авазлар ишетелгәч кенә, аның аю икәнен аңышып алды. Кабаланып аягына басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер тарафта яткан балтаны алырга да өлгермәде – аю аңа ташланды. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп өстенә менеп басты һәм урман хуҗасын йөзе белән каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын җәеп, егеткә таба кузгалды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак. Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга томырылып, бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел, кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде – сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды. Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты – Абдулла, чайкала-чайкала, төп өстенә авып төште.
Ул иртәнге салкында остазы Габделрахман тавышына күзләрен ачты.
– Йа Алла, исән икәнсең! – дип шөкрана кылды Габделрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды: – Юк, сән Абдулла түгел, мелла кем, сән – Баһадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны сугып үтергәнсең ләбаса!
Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур көрән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәрдәкләнгән иде.
– Машалла, чын-чынлап Баһадиршаһ сән, мелла кем Абдулла, – дип сөйләнүендә булды Габделрахман, егетнең сул кулын чүпрәк белән муенына асып. – Кулыңны хәзер үк Гайшә тәтәйгә күрсәтербез, боерган булса.
Абдулланың ялгызын калдырып, келәткә кереп йоклаган Иштирәк белән Юлтимерне мәдрәсәдән куды Габделрахман. Тик аңа карап бу вакыйга онытылмады. Остазы аны, җае чыккан саен, кешеләргә сөйли, Абдуллага исә «Баһадиршаһ» дип кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә, шәкерте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде.
…Зәй буена да килеп җиттеләр. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга туңарга өлгермәгән, чит-читләрен генә нәзек нәфис боз каймалаган. Басмадан чыктылар да сөзәк үргә күтәрелә башладылар. Абдулла тәмам аптырады – болай ук еракка киткәннәре юк иде ләбаса. Хәер, остазы сунарга мәдрәсә тулы шәкерттән бер аны гына алып чыга. Сахрада исә иркенлек, авылда агай-эне алдында бик ачылып китмәгән Габделрахман монда еш кына колакка ят көфер сүзләр дә сөйләп куя, хәтта, тфү әстәгъфирулла, ак патшага тел тидерә. Бүген дә бер-бер сүзе бардыр, мөгаен.
Ләкин