Батырша. Замит Рахимов
юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов Петербургка барырга ният итә. Ул Сакмарга кадәр бернинди маҗарасыз килеп җитә. Монда аның каршына тотылган болачыларны китерәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы иң кырыс чаралар ягында булган Кириллов аларны шунда ук җәзалап үтертә һәм, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә. Уфага җитәргә йөз утыз чакрымнар калгач, түрә солдатларына Килмәк абыз һәм Акай батыр җитәкчелегендәге восстаниечеләр һөҗүм итә. Кириллов болачыларны куып тарата һәм Нугай юлы авылларына берничә җәза отряды җибәрә. Шулай итеп, Кириллов аз гына өркү белән котылып кала.
Ә менә аның ярдәмчесе Тәфкилев исә чын-чынлап бәлагә төшә. Кириллов аны отряды белән, «ворлар» ны эзләп табу һәм тоту өчен, Себер юлына җибәргән була. Шулай ук, Урал аръягы авылларыннан азык-төлек җыеп, аларны Оренбургка озатырга тиеш була морза. Тәфкилев 20 сентябрьдә урыслар быел гына нигезләгән Җаекбаш кальгасына килеп җитә. Монда ике рота белән капитан Уваровны һәм поручик Ветошниковны калдыра да үзе арырак кузгала. Юлда бик кыен хәлгә тарый Тәфкилев. Каты салкыннар башлана, ә азык-төлек юк. Солдатлар өши, азык юклыктан, атлар бер-берсенең койрыкларын ашый. Ниһаять, мең бәла белән отряд Тегенский бистәсенә килеп егыла һәм, монда азык-төлек туплап, Оренбургка олаулар озата. Түрә үзе обоз кузгалып киткәнне дә көтми, Уфага кайтып китә.
Обоз исә беренчесе язмышына дучар була. Җаекбаш пристане янында Йосыф Арыков отряды алты йөз олауны камап ала һәм тар-мар итә.
Бу хәлгә ачуы чыккан Тәфкилев 1735 елның декабрендә зур гына җәза отряды белән Уфадан чыга һәм Бөре аша Әй буена юнәлә. Сөянтуз авылына җиткәч, ул болачыларның үзен Әй буе тарлавыгында көтеп торуларын белеп ала. Ниятләре ачылган восстаниечеләр авылга һөҗүм итәргә мәҗбүр булалар, ләкин җиңеләләр. Баш күтәрүчеләрне кире каккач, Тәфкилев Сөянтуз авылы халкыннан үч ала. Меңләп кешене – олысын вә кечесен юк итә, йөз дә биш кешене тотып ала, амбарга яптыра һәм, ут төртеп, аларны тереләй яндыра. Авылның үзеннән дә көл-күмер генә кала. Аннан ул Балыкчы волостена таба кузгала. Монда биш йөзләп авылны талый һәм яндыра, ике меңләп кешене кыйната, аларның хатыннарын һәм балаларын хәрби чиннарга бүләк итеп өләшә. Үзәк өзгеч «Тәфтиләү» җыры нәкъ шул көннәрдә туа да инде. Халык, полковник мундирындагы бу җәлладка әче нәфрәт һәм каргыш белдереп, аның исемен ләгънәт белән тамга- лый.
Тәфкилевнең кансызлыгы яңадан-яңа чыгышларга сәбәп була. Уфа янындагы Куб авылы восстание үзәгенә әверелә. Озакламый бола төньякка – Үса юлына да күчә, восстание провинциянең яртысын биләп ала – Биләр, Зәй, Иске Чишмә, Минзәлә янында авыллар яна, восстаниечеләр ике тапкыр Минзәлә кальгасына һөҗүм итәләр.
1736 ел башында Петербургка килеп җиткән Кириллов Казан һәм Нугай юлларында татар-башкортларның яңа көч белән көрәшкә кушылуларын, азык-төлек обозларын Оренбургка үткәрмәүләрен ишетә һәм патшабикәгә бу хакта үз фикерен әйтә. Аның тәкъдиме буенча, Румянцевка кичекмәстән Казаннан чыгарга, болачыларга һөҗүм итәргә кушыла. Румянцев Казандагы бөтен сословиедәге урыслардан һәм урыс булмаган халыклардан ополчение төзи һәм үз җитәкчелегендә аларны