Батырша. Замит Рахимов
әйләнеп киткән мәшәкатьләрен үз гаиләсе белән генә ерып чиләнә иде. Мөлкәте җитмәүдән түгел, утыз-кырык кына йортлы Тайсуганда буш куллар табуы – үзе бер бәла. Шәкерте җәйге тәнәфескә китәргә дип җыенгач та, шул зарын сөйләп алды Габделрахман. Имамның тел төбен шунда ук төшенеп алды егет – челлә тирәсендә килеп чыгып, бераз булса да булышмассыңмы, диюе иде мулланың. Абдулла аның кинаясен аңламаганга сабышты. Нигә дисәң, атакае белән киңәш-табыш итми торып, кистереп кенә ни дә булса әйтүдән кыенсына иде. Карышбашка кайтып чәчү чәчкәндә, йорт тирәсендә алай-болай иткәндә инанды егет: атакае белән анакае хәзер инде аның ярдәменнән башка да теләсә нинди мәшәкатьне ерып чыгачаклар иде. Ник дигәндә, бу якларга – Агыйдел, Карыш, Әй буйларына – кырыкмаса-кырык телдә сөйләшүче халаек килеп тулган. Башкортлардан җир сатып алганда килешүләре махсус дәфтәргә язылганга «типтәр» дип аталган бу адәмнәр, тормышларының очын очка ялгау өчен, теләсә нинди эшкә ялланырга әзерләр. «Бабуллар» дип ат алган йортсыз-җирсез, нәсел-нәсәпсез сукбайлар исә тамак хакына тавыңны күчереп куймакчылар. Сызгыр гына, печәненә дә, урагына да килеп җитәчәкләр, шалкан бәһасенә алны-ялны белми эшләячәкләр. Тайсуганда исә андыен форсат юк. Аннан ул бөтенләйгә дип китми лә Зәй буена. Кайтыр, печәненә булмаса, урагына өлгерер.
Карышбашка кайтканнан бирле йөрәгенә һич тынгы бирмәгән ашкынуын шулай дип акларга тырышты Абдулла. Чыннан исә, күңелендә күбәләк булып талпынган Тутыяны гаять сагынган иде егет. Шушы көннәрдә барып, әлеге сөйкемле затны күрмәсә, һич төзәтеп булмый торган нидер туар, хәтта кояш тотылыр сыман.
– Анакаең ни әйтер икән соң? – диде атасы, байтак кына дәшми торгач. – Хәер… Барып кайт соң…
Тайсуганга ул иртә таң белән барып төште. Алай да инде авыл тынып калган, карьянең олысы-кечесе Зәй буендагы болын-аланнарга күчкән иде. Кичне көтмәде, чалгы янаган тавышлар ишетелеп үк торган әрәмәлеккә төшеп китте. Габделрахман печәнлеген белә егет – көз-кыш ауга чыкканда, үз аланнарын күрсәткән иде остазы. Чиреге пакуслар белән чуарланган Олы аланны тиз эзләп тапты. Көткәненчә, Габделрахман, ак ситсы күлмәген җилбәгәй җибәреп, каерылып үскән тукранбашлы сарут чабып маташа иде. Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Габделрахман, аны әле кичә генә күргәндәй әйтеп куйды:
– Килдеңме, кем, Баһадиршаһ?
Абдулла теге чаклардагыча кызармады. Ул инде монда үзенә – «Батыршаһ» дип, күпчелекнең исә, анысын да печеп, «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара. Анысына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә як-ягына каранып алды. Печәнченең станы бөдрә өянке төбендә аты тугарылып куелган арба янында иде. Егет шунда таба китте һәм килә-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды. Янавычы тоткасына элеп куелган. Чалгыны алып янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште.
Печән дигәнең котырып уңган быел – билдән. Алай да авырлык сизмәде Абдулла – ни тотса, шуны булдыра торган Габделрахманның чалгысы чүкелгән, көйләнгән – уйнап