Батырша. Замит Рахимов
рус крестьяны Пётр Плотниковны, кыйнаганнан соң, өч елга сөргенгә сөрәләр.
Яңа салымны типтәр-бабуллардан ярты ел эчендә җыеп алалар. Баш күтәрүчеләрне бастыруда җан аткан мишәр һәм башкорт старшиналары затлы кылычлар белән бүләкләнәләр. Түрәләр тантана итә. Алай да губернатор Неплюев ярсыган халыкның тәмам тынуына ышанып җитми әле, гаскәриләрне еракка җибәрмичә, аларны Минзәлә һәм Кичү крепостьларында гына тота.
Гыйсъянчы авылны чыгып, байтак җир киткәч кенә тәмам суынып, тынычланып калды Абдулла, акыллы фикер йөртер хәлгә килде. Менә син әй, тагын тыелып кала алмады. Соң инде типтәрләр аңардан башка да үз дигәннәрен эшләгән булырлар иде ләбаса. Алай дисәң дә… Бәндәләрнең һәркайсы үз хәлен генә кайгыртып, һаман шүрли-шөбһәләнә тереклек итсә, гел үз җанын гына кайгыртса, кем теш күрсәтер теге Каракошка?! Шөкер, саваплы эш майтарды, азмы-күпме ярдәме тиде халыкка. Алаен алай да, бик егәрле шул әлеге кара шәүлә, көчле-куәтле. Аны болай ансат кына, алдан киңәш-табыш итми, җыенмый-тупланмый гына кинәт кубып җиңәрмен димә. Бар халаек берегеп, бердәм кузгалганда гына, ни дә булса чыгуы бар.
Ул, йокымсырап барган малайны кулына кыса төшеп, узган юлына борылып карады. Дала тын вә хәвефсез иде. Тирә-юньдәге иминлек шөбһәле уйларын куып тараткандай булды. Тезгенен ияре кашына ташлап, атына чөңгереп алды, хәбәрсез иркенләп бармакчы иде. Әмма булып узган вакыйга һәм шуңа бәйле сөальләр җанына тынгылык бирмәде.
Тукта, типтәрләрнең бу боласы үзгәрәк түгелме соң? Күрдек, араларында татарлардан кала арлар, чирмешләр, чувашлар, хәтта ки урыслар да бар. Башкортлар вә мишәрләр аз азын. Алай да гыйбрәтле генә килеп чыга бит әле. Аларны кулларына корал алырга мәҗбүр иткән уртак нидер бар булып чыга түгелме? Әйе-әйе, бар андый нәрсә – уртак нужа, уртак кыерсытылу ул. Димәк ки, бар халыкның теләк-омтылышы да уртак – җилкәсен басып торган җәбер-золымны алып ташлау. Әгәренки шул уй-исәп белән янган халаекларның барын бер йодрыкка туплап, дәррәү ташланганда, киртә-манигъларны җимереп узарга, явыз Каракошның да җанын җәһәннәмгә олактырырга була лабаса! Ие, бөтен хикмәт шунда – Рәсәйдәге барлык юксылларның бергә укмашуында. Тик кем туплар да, кем берләштерер аларны? Бит ботка да үзе пешми, кемдер пешерә аны. Димәк ки, халаекларны туплап, яуга күтәрү өчен, гаярь ир-егетләр кирәк. Әйе, Җансәет, Сары батырлар, Җангали Шөгеров, Хәсән Карачуриннар, Степан Разиннар, кайда сез?! Алар вә Күчем баһадирлар, ник дәшмисез?!
Янә дә килеп, бу яуның моңа хәтле ишетелмәгән-күрелмәгән тагын бер ягы бар бугай бит әле. Электән ишетеп белгән яисә үзе күргән болаларда халаеклар, гадәттә, урыс түрәләренә каршы гына күтәреләләр иде сыман. Бу юлы, бак, үзләренең сотник-старшиналарын да кыйнап ташладылар. Бәс шулай икән, явыз Каракошның азгыннары мөселманнарның үз араларында да бар булып чыга түгелме? Ә ул хәзергә чаклы, йә беркатлы димә инде, татар-башкортларың бары да кимсетелүчеләр генә дип йөрде. Хәер, остазлары Габделрахман белән Габделсәлам дә шулай дип өйрәттеләр