Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
киткән чаклары да еш була иде. Ләкин без, аны күргәндә, сагыз чәйнәмичә булдыра алмый идек. Чөнки, сагыз чәйнәгәндә, төкерек күп җыела. Ә Таквә Сәхәүнең төкереккә бәйләнгән бик кызык гадәте бар. Ул урамда күрендеме, хәзер бер-ике малай авызларына сагыз кабып, аның алдыннан төшәләр дә алмаш-тилмәш төкеренә башлыйлар. Ә Сәхәү карт аларның артларыннан һәрбер төкереккә тукталып, кәвеше белән ышкып бара, башка малайлар аның артыннан карап, көлешеп калалар иде.
Беркөнне мин аның ни өчен болай эшләвенең сәбәбен әнидән сорадым. Әни: «Сәхәү карт бик акча ярата торган кеше, бервакытны ул юлда кечкенә генә, түп-түгәрәк, ап-ак бер әйбер күргән, аны ун тиенлек көмеш дип белеп тотып караса, төкерек булып чыккан, шуннан соң ул күренгән бер төкерекне кәвеше белән ышкып карый торган булып киткән, имеш», – дип җавап бирде. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды.
Билгеле, Сәхәү картның тәкъвалыгы болар белән генә чикләнми. Кышкы озын төннәрдә урамнарда җырлап йөргән яшьләрне таяк белән кыйнау; Гает көннәрендә, тәравих намазларында, мәчеткә тулып, намазлык өстендә әдәпсезләнүче малайларны типкәләп чыгару; мәзин йоклап калган көннәрдә иртәнге азанны әйтү һәм яңгырсыз елларда яңгыр боткасы пешерү; мәчеткә утын-фәлән китерү өчен өмә чакыру; мөтәвәллиләр җыелышы уздыру; яманаты чыккан хатыннарны авылдан кудыру кебек эшләрне оештыруда да башлап йөри торган тынгысыз карт ул. Авылдагы иң хәлле кешеләрдән саналганга күрә, мулла-мәзиннәр генә түгел, бик күп башка картлар, картлар рәтенә кермәгән ир уртасы крестьяннар да ул күтәргән эшләргә кушылмыйча, аның тәкъдимнәрен кабул итмичә булдыра алмыйлар. Аның бу чаклы тәкъва булып китүенең сәбәбен авыл халкы түбәндәгечә аңлата: Сәхәү карт яшь чагында бик тәүфыйксыз кеше булган, имеш. Кәлимулла исемле зур маллы картның төпчек улы булганга күрә, иркә үскән, ди. Егет булып җиткәч, яман юлга басып, азып-тузып киткән, атасының акчасын урлап качып, еллар буена югалып йөргән, ди. Атасын җәберләп кенә калмаган, яман кешеләргә катнашып, тирә-яктагы бик күпләргә зыян китергән, ди. Атасы үлем түшәгенә яткач кына кайтып, үткән эшләреннән елый-елый тәүбә итеп, картның бәхиллеген алган һәм, атасы дөнья куюга, яшь әнисе белән никах укытып (Кәлимулла карт үләргә бер ел калганда гына яшь кәләш алган булган), ике агасын куып чыгарган да төп йортта калган. Бу кыланышлары өчен аны ике агасы да, карт анасы да яратмаганнар. Дөнья кайгысы көчлерәк булганга күрә, Сәхәү алар белән исәпләшмәгән, теше-тырнагы белән атасыннан калган дөньяга ябышкан. Мал табу, дөнья арттыру өчен нинди юл уңай килсә, шуннан барырга тайчынмаган. Үзе дә эшләгән, хатыны да эшләгән, тирә-яктагы ярлы-ябагай да аңа хезмәт иткәннәр. Ул арада әкренләп кенә гомер узган, аның үз уллары үсеп җиткән.
Бик күпләрне имгәткән дөнья сугышы аның малларына һәм малайларына зарар китермәү генә түгел, киресенчә, аңа тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм иткән. Дөньяның «рәтен» белеп яшәү нәтиҗәсендә Октябрь революциясе дә аның тамырын бөтенләй суырып ташлый алмаган. Бик күпләрнең