Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
бару килешмәс, эшенә килгәнен көтәргә кирәк. Ничек каршы алыр икән ул мине?..
Яктыру белән, халык та кими төште. Вокзалдан шәһәргә бәләкәй генә автобус йөри башлады. Ләкин ул мин барасы җиргә бармый. Мин җәяүләп кенә паровоз ремонтлау заводы ягына менеп киттем. Бераз менәм дә, ял иткәндәй туктап, кара ярны юып аккан Агыйделгә карыйм. Инде тоташ зим ага – көзге Агыйдел аккургаштай авыраеп калган иде. Сугышка чаклы тау битеннән вокзалга таба яңа трамвай юлы салып төшә башлаган булганнар. Ләкин төшеп җитмичә туктап, хәзер рельслары тутыгып ята иде. Менгән юлым – шуның буйлап салынган сукмак кына.
«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»
Күңелемә Мирза абыйның шушы җыры килеп төште дә, адымымнан һич калмыйча, тел очымда тик кабатлана башлады.
Шулай үземә таныш та, якын да Ленин урамына килеп чыктым. Монда инде трамвай йөри иде. Ләкин минем әле вакыт бар – җәяү генә баруымны белдем. Җыр сүзләре дә, һаман өзелмичә, салмак адым көенә кабатлана иде:
«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»
Сигез тулып, дәрес башлану белән, йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, техникум ишеген ачып кердем. Башта – коридордан уңга, аннан – сулга… Пыяла шкафларда шул ук ташлар… Бу бинада миңа шул ташлар да якын иде. Ә Любовь Васильевна булмаса?! Шулай уйлаудан гына да күңелемә таш салкыны йөгерде. Җансыз кала язып, авыр ишекне ачтым.
Ни бәхет! Любовь Васильевна үз урынында утыра, җитмәсә, бүлмәдә берүзе генә иде. Мине тану белән, «Серёжа!» дип атылып каршыма килде. Ике кулын да иңбашыма куеп, башын күкрәгемә тидереп алды:
– Чын ир-егет булгансың бит! – диде ул. Дымлы күзләрен тутырып күземә карап торды. – Әллә кайтып кына төшүеңме?
– Туры вокзалдан! – дидем мин.
– Поезд белән кайттыңмыни? Ничәдә төштең?
– Өчтәдер…
– Боже ты мой! Әлегә кадәр вокзалда утырдыңмы?
– Әйе.
– Йокламагансыңдыр да әле, мөгаен?
– Ничего, зыян юк, – дидем мин.
– Юк-юк, син хәзер үк безгә кайт. Кайт та бик әйбәтләп ял ит. Аннан…
– Бик рәхмәт, Любовь Васильевна. Миңа бүген үк, автобус белешеп, кайтып китү ягын карарга кирәк. Тубдиспансерга да кереп чыгасым бар. Абыйны китермәделәр микән… Мин монда сезне күреп чыгар өчен генә кердем.
– Китү турында сүз дә әйтәсе булма – үпкәләрмен, – диде ул. Тиз генә сумкасыннан ачкыч тартып алды. – Әни каядыр барам дигән иде. Менә, өй бикле булса, үзең ачып керерсең. Кыенсынып торма, – дип, ихтыярыма куймыйча, ачкыч тоттырды. – Квартираны онытмадыңмы әле?
– Онытаммы соң, Любовь Васильевна! Күземне бәйләп җибәрсәгез дә табам мин аны.
– Ә үзең вокзалда утыргансың.
Шунда бүлмәгә мин белмәгән бер укытучы кереп, Любовь Васильевна аңа «Мин – хәзер» диде дә, минем белән коридорга чыкты.
– Әни кайтып җитмәсә, үзең чәй куеп эч. Аннары абыеңны белеп кайтырсың. Тик «китәм» сүзен авызыңа алма. Ишеттеңме? Мин дүрттән дә калмам. Өйдә бул, – дип, мине озатып җибәрде.
Трамвайга утырып, Ленин