Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
исәпләре юк иде сыман…
– Кешесенә генә туры килмәгәннәр.
– Мәгәр минем юк түгел иде.
– Сугыша күрмә, берүк. Әллә кемнәрне кушып, гарип ясап куя күрмәсеннәр.
– Борчылмагыз, Любовь Васильевна, – дидем мин.
Ул бераз тынычлангандай булды.
– Гафу ит, Серёжа. Мин бит сиңа «сөйләрмен» дигән идем. Һаман суза киләм: миңа бик авыр аны сөйләве…
– Авыр булса сөйләмәгез, Любовь Васильевна. Мин аларның кем икәнен аңладым инде.
– Рәхмәт, Серёжа. Синең йөрәгең саф. Шулай да, бер авызны ачкач, сөйләргә кирәк. Күңелеңдә әллә ниләр калмасын. Юк-юк, алай димә. Минем дә күнелем, бәлки, бушар. Мин озак сөйләмәм… – дип, Любовь Васильевна уйчан күзләре белән миңа карап алды. Мин аны бүлдермәдем, ул сөйләп китте: – Сугыш чыгасы елны Мансур исемле бер татар егетен сөйгән идем. Без аны, русча гадәт белән, Миша дип кенә йөртә идек. Ул сугышка китте дә югалды. Бер хаты белән фотосы гына килеп калды. Минем альбомда шуның фотосы инде. Анысын да кайчан төшеп өлгергәндер. Кыскасы, безнең сөешү бер җәйгә дә сузылмады… Сугыш вакытын үзең беләсең – җиңелдән булмады. Әгәр әни үзе укытучы булмаса, мин, бәлки, унны да бетерә алмаган булыр идем. Институтка керергә мөмкинлегем юк иде, мин эшкә урнаштым. Сугыш беткәндә шушы, әлеге урынымда эшли идем инде. Кырык бишнең көзендә безнең техникумда сугыштан кайткан бер кеше укыта башлады. Миннән ике генә яшькә зур. Шул минем арттан йөри башлады. Беләсең инде, яшьтәш егетләр сугышта кырылып бетте. Кайтканнары да уналты-унҗиде яшьлек кызлар янында гына бөтерелә иде. Безнең кебек, егерме биш ягына киткән карт кызларга кем карасын… Кыскасы, мин озак ялындырып тормадым, алучысы барда чыгып калыйм дип, шул укытучыга чыктым. Без хәтта йөрмәдек тә. Сентябрьдә таныш- тык – Октябрь бәйрәмендә туй ясадык… Ләкин ул минем квартирама гына кызыккан икән… Мин балага узгач ук, өстемнән йөри башлады. Бәлки, аңа хәтле үк йөргәндер, мәгәр мин белгәне – мин бала белән больницада ятканда иде. Шуннан – китте! Кемнәр белән генә сөйрәлмәде ул!.. Эчүе аркасында эшеннән кудылар. Аның өчен миңа бәйләнде… Исемен дә әйтәсем килми хәтта… Хайван, чистый зверь булды! Күкрәгемдә пәке эзләре бар. Ярый тайпылып калдым да, ярый калын пальтодан идем… Шуннан, йә бер үтереп ташлар дип, үзем куып чыгардым. Шуннан бирле бәйләнеп йөдәтә. Хатыннан хатынга йөри. Тамагын шулай туйдыра. Эчә дә сугыша. Күзе күгәрмәгән чагы бик сирәк. Минем арттан сагалап йөри башладымы – беләм: тагы бер хатыннан чыгып киткән булыр… Менә шулай ул дөнья, Серёженька…
Ул сөйләгәндә үк инде яшьләрен түгеп елый иде. Сөйләп бетергәч, кулъяулыгын алып, битеннән, борын буйларыннан яшен сөртә башлады.
Мин, барысына да гаепле бер кеше сыман, кыймылдарга да кыймый өстәл янында басып торам. Өстәлнең бу ягында – мин, теге ягында – ул. Үрелеп кенә ефәк чәчләреннән сыйпыйсы иде дә соң – йөрәгем җитми. Болай да инде мин аның ярасын ачтым. Мин фәкать:
– Елау килешмәс, Любовь Васильевна. Елап кына үлгән – терелеп, үткән борылып кайтмас. Күз яшьләрегезне бер нык кына итеп сөртегез дә бүтән еламагыз… – дип кенә юата алдым.
Шулай дигәч, төнбоектай дымсу күзен күтәреп,