Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки. Ризаэтдин Фахрутдин
гына ала. Шикле урыннарын, шикле сүзләрен мәгънә агышына, сүз уңаена карап тәрҗемә итә. Кайбер шикле җөмләләрне үз гыйбарәләре белән сызык астына төшереп, аларга аңлатмалар биреп бара, искәрмәләр ясый. Кыскасы, үз әсәре кебек эшләп, иҗади тәрҗемә итә. Бабларның исемнәрен һәм саннарын, җәягә алынган җөмләләрне, сызык астындагы аңлатмаларны үзе эшли.
Шулай итеп, зур күләмле әсәрдән халкыбызның борынгы тарихына караган урыннарын гына сайлап алып, Р. Фәхретдин хәзерге заман тарих фәне өчен гаять кыйммәтле чыганак бастырып чыгара. Шул кечкенә генә күләмле хезмәттә без борынгы бабаларыбыз турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар тапмыйбыз: күчмә кабиләләр булып яшәгән кыпчакларның дала тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре, кием-салымнары, бизәнү әйберләре, диннәре, гыйбадәт кылулары, шул чорның азык-төлекләре, гореф-гадәтләре турында һәм тагын әллә никадәр гаҗәеп кызыклы һәм кыйммәтле этнографик мәгълүматлар алабыз.
Р. Фәхретдин «Ибне Баттутаның Болгар шәһәренә сәфәре» дигән бүлектә сызык астында биргән аңлатмасында бу китапның Ш. Мәрҗани иҗатында да чагылыш тапканын әйтеп уза. Аның фикеренчә, Ш. Мәрҗани үзе бу хакта берни язмаса да, кайчандыр, кайдадыр күчереп алып, «Мөстәфадел-әхбар…» һәм «Назурәтел-хак…» әсәрләрен язганда шуларны файдаланган булып чыга.
Әмма Ибне Баттута үзенең Болгарда булуы турында бик аз мәгълүмат бирә. Бу уңайдан Р. Фәхретдин чын күңелдән ризасызлык белдерә. Бу вакытта Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынганлыктан, Болгар шәһәренең әүвәлге көче һәм шөһрәте беткән була. Ибне Баттутаның Болгар шәһәре хакында кыска язуы да шуңадыр дип фараз ителә. Китабының төп фасылы булмаган «караңгы мәмләкәт» хакында шулкадәр җентекләп язганчы, Болгар мәмләкәте турында бераз тулы мәгълүмат биргән булса, безнең өчен бик кыйммәтле бер ядкяр калдырган булыр иде, ди Р. Фәхретдин.
Ничек кенә булмасын, Ибне Баттутаның бу сәяхәтнамәсе, халкыбызның борынгы тарихын, Алтын Урда чорын күз алдына китерер өчен һәм, әлбәттә, өйрәнер өчен, гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Р. Фәхретдиннең аны тәрҗемә итеп бастырып чыгаруы да очраклы хәл түгел. Ул моны бик зур тарихи бушлыкны аз гына булса да тулыландыру максатыннан чыгып эшли һәм шуның белән тарих фәненә зур өлеш кертә.
Р. Фәхретдиннең остазы Ш. Мәрҗанигә мөнәсәбәте турында алда бераз әйтелде. Яшь галим Ш. Мәрҗанигә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен аңа багышлап язган язмаларында ачык белдерә.
1880 елда Ш. Мәрҗани хаҗ сәфәренә юнәлә һәм, үзе өчен кызыклы бар нәрсәне язып барып, юлъязма туплый. Ш. Мәрҗанигә олы хөрмәт йөзеннән, Р. Фәхретдин әлеге гаять кызыклы кулъязма чыганакны 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бастырып чыгара. Бу китапны ул бик җентекләп әзерли, анда китерелгән мәгълүматларны күпсанлы белешмәләрдән һәм географик карталардан тикшереп ачыклый. Гадәтенчә бу сәяхәтнамәдә дә, Ш. Мәрҗани фикерен һәм мәгълүматларын тулыландыру яки ачыклау өчен, күпсанлы искәрмәләр биреп бара.
Ш. Мәрҗанинең бу сәяхәтнамәсе дә, башка әсәрләре кебек, бик җитди