Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки. Ризаэтдин Фахрутдин
шигъри әсәрләрен күчереп алып барган һәм алар турында үзенең фикерләрен язып калдырган. Ул, гарәп, фарсы, төрки телләрдәге шигырьләр белән беррәттән, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен күчереп җыйнап барган. Әдәбият, тел, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган күптөрле язмалар, зур әдипләрнең иҗатларын һәм тормыш юлларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, фәнни эзләнүләр аны бу өлкәдә дә зур белгеч итеп таныта.
Китапта Р. Фәхретдиннең Мифтахетдин Акмуллага багышлап язган язмасы бирелә. Аның әһәмияте шунда: бу язмада без галимнең үз чорында татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре булган Акмуллага шәхес буларак мөнәсәбәтен, аның шигъриятенә хөрмәт белән каравын күрәбез.
Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәү – мөэмин-мөселман өчен мөмкин булмаган эш. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, шуларны бик җентекләп аңлатып биргәннәр. Һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.
Ибне Фазлан раслаганча, Болгар илендә алар килгәнче үк инде ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатыйплар һәм мәзиннәр дә күп була. Гыйлемгә сусаган һәм гыйлем белән генә дөньяда кеше булып яшәп булачагын аңлаган бабаларыбыз әнә кайчаннан бирле үзләренә алмашка киләчәк яшь буынны укыту турында хәстәрен күргән. Алар үз балаларын гына укытып калмаган, ә бик күп тирә-як мәмләкәтләр өчен да белгечләр әзерләгән. Моның шулай булуына XI гасыр башында Борынгы Болгар дәүләтенең ислам дине белгечләре әзерләүче зур бер үзәккә әйләнүе ачык мисал булып тора. Әлбәттә, ул уку йортларында дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытылган, шул чор өчен кирәкле белем бирелгән.
Казан ханлыгы чорында да Казанның үзендә һәм башка зур шәһәрләрдә мәчетләр эшләп килә, алар карамагында руханилар җитәкчелегендәге башлангыч һәм югары сыйныфлы мәктәп-мәдрәсәләр укучыларга үз чоры өчен кирәкле гыйлемнәрне бирә.
Мәктәп-мәдрәсәләр язмышы, мәгърифәт торышы Р. Фәхретдинне дә бик борчый. Үзенең алдарак телгә алынган «Юаныч» исемле хезмәтендә ул «Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү рәвешләре» дигән бер бүлек урнаштыра. Ул, тулысынча күчереп алынып, бу китапка да кертелде. Мондый рухтагы язмаларын аның башка хезмәтләрендә да очратырга мөмкин. Р. Фәхретдин, коры мәгълүматларны гына теркәп бармыйча, укыту эшенең торышына фәнни, тәнкыйди бәя бирә. Бу эштәге җитешсезлекләр аны бик борчый. Борынгыларның укыту ысулларын үрнәк, өлге итеп файдаланып булмавына көенә.
Р. Фәхретдин биредә әле үзенә кадәр беркем тарафыннан да эшләнмәгән бер бик кирәкле һәм кызыклы эш башкара. Ул үзе бала һәм үсмер вакытындагы мәдрәсәдә укытылган фәннәр турында