Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки. Ризаэтдин Фахрутдин

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин


Скачать книгу
байлыкны җыеп алу теләге белән, күршеләрендәге вәхши һәм мәдәниятсез, шәригать кушкан юллар белән байлык табуга көче җитми торган халыклар һөҗүм итәләр һәм күп зарарлар күрсәтәләр иде. Шушы сәбәптән Болгар мәмләкәтендә төрле вакытларда зур фетнәләр һәм баш күтәрүләр хөкем сөргәнлеге мәгълүм.

      Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән, шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән, мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм, көнбатыш тарафына сәфәр итеп, Франция өлкәсенә барып керделәр. Шунда җирләшеп, французлар белән аралаштылар һәм французлаштылар.

      Һиҗри белән 287, милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгатьнең көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән бергә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә[11]. Болар да, җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән, үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән, төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр, диләр.

      Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер, һәм бу агач унар фәрсәх[12] кадәр урыннарны билидер.

      Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде.

      Болгар мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус кенәзләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда, гаскәренең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмыйбыз, безгә үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк», – дип киңәш биргән иде[13]. Моннан максат – «болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаплары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез» диюдер. Соңгы вакытларда рус падишаһлары, татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да, «болгар кенәзе» дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар.

      Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде. Шуның белән бергә, Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре, шулай ук Иран һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган акчалар да кулланыладыр иде. Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәртөрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде.

      Болгарларның нәселләре вә телләре

      Болгар кавеменең, «төрек» нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр боларның төрек кавеменнән булуларын һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар.

      «Болгар дигән


Скачать книгу

<p>11</p>

Мәмләкәтебездәге мишәр белән маҗар кавемнәре арасында мөнәсәбәт бар. Шуңардан һәм дә башка дәлилләрдән нәтиҗә чыгарып, бу ике төркемнең бер нигездән таралганлыгын уйлаучы галимнәр бар. Маҗарлар иске бер кавем булган кебек, мишәрләр дә – иске бер кавем. Татарлар килмәстән элек бу өлкәдә михар исемле кавем булганлыгы мәгълүм (Карамзин тарихы, 1 кис., 39 б.). Ибне Баттута Болгар өлкәсенә булган сәфәрендә Маҗар исемендә бер шәһәр дә булганын сөйли. Әлеге шәһәр хакында: «Төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп», – ди. Соңыннан бу шәһәрне Аксак Тимер харап итте. Маҗарстан белән Маҗар шәһәре исемнәрендә мөнәсәбәт барлыгы мәгълүм.

<p>12</p>

Фәрсәх – ераклык үлчәве (6–7 километр чамасында).

<p>13</p>

Карамзин тарихы, 1 кис., 18 б.