Пьесалар / Пьесы. Карим Тинчурин

Пьесалар / Пьесы - Карим Тинчурин


Скачать книгу
торгач, синең ише маңка малайларны шулай итеп өйрәтәләр. (Кәгазьләрен чыгарып кайсын китап эченә куя, кайсын карават астына ташлый.) Менә бу кәгазьләр синең арт сабакларыңны өйрәтәчәкләр. (Кәгазьне, калын китап эченә куйганда, идәнгә төшерә.) Фу, чәнчелгере!

      VI. Әби һәм Садрый.

      Әби (сәхнә артыннан чыгып кычкыра). Перес! Перес! Алланың дәргяһыннан сөрелгән[5] нәрсә, монда килеп җиттеңмени? (Чыга.) Әбәү, монда кеше бар икән. Сезгә кем кирәк?

      Садрый. Мин Мансур әфәнденең иптәше булам. Йомыш бар иде. Өйдә юк икән.

      Әби. Хәзер генә чыгып китте.

      Садрый. Алаймы? Хушыгыз!.. (Чыга башлый.)

      Әби үз бүлмәсенә китә, ишектә Мөршидә очрый.

      Садрый белән Мөршидә бер-берсен күрү белән катып калалар.

      VII. Садрый һәм Мөршидә.

      Садрый (паузадан соң). Мөршидә иптәш, ничек болай монда киләсе булдыгыз?.. Әллә җөйче кызыгыз монда торамы?

      Мөршидә дәшми.

      Каушамагыз. Була ул… Менә мин дә тегүче эзләп монда ялгыш кергәнмен. Сез, бәлки…

      Мөршидә (батыраеп). Мин Мансур әфәндегә килгән идем.

      Садрый. Үзегез генәме?

      Мөршидә. Әйе, үзем генә.

      Садрый. Кара син аны. Сезнең яңа һөнәрләрегез дә бар икән. Безнең бай йортларында үскән кызлар түгел, рәтлерәк асрауларыбыз да мондый эшләр белән чуалмыйлар.

      Мөршидә. Сез мине монда килергә мәҗбүр иттегез.

      Садрый. Мин?!

      Мөршидә. Әйе, сез. Әгәр дә кичә полициягә Мансур өстенә ялган ялалар ябып, донос ясаган булмасагыз, мин монда килмәгән булыр идем.

      Садрый. Кара син аны. Ха-ха… Сез фискал да була беләсез икән. Әллә Шакирҗан байның йортына кереп таларга да сез юл күрсәттегезме?

      Мөршидә. Йә Алла! Сез нәрсә сөйлисез?

      Садрый. Каушамагыз, каушама… Хәер, сез алданган гына бит. Мин сездән андый начар эш булыр дип шикләнмим.

      Мөршидә. Әллә юкса… (Елый башлый.)

      Садрый. Тынычланыгыз, Мөршидә туташ! Мин хәзер сезнең алдыгызда бер сер ачарга мәҗбүр булам. Сез талаучылар тозагына эләккәнсез бит. Сез, Мансур малайның төче телләренә ышанып, үзегезне тәмам хур иттегез бит. Шул жулик, талаучы малай белән бөтен шәһәргә даныгыз таралачак.

      Мөршидә. Садрый әфәнде, мине тәхкыйрь кылмавыгызны[6] үтенәм.

      Садрый. Мин сезне тәхкыйрь кылмыйм. Бөтен шәһәр ду килә ич.

      Мөршидә. Нәрсә?

      Садрый. Мансурларны Шакирҗан байны талатырга ишек ачып кертүче сез дип…

      Мөршидә. Ярабби! Бу ялган каян килеп чыккан тагын?

      Садрый. Мин дә башта ышанмаган идем. Әмма хәзер сезне монда очраткач ышанырга туры килә шул. Дөрес, мин сезне яман ният белән эшләгәнсез дип әйтә алмыйм. Яшьлегегез белән бер жуликның тозагына төшкәнсез. Ул сезгә китап биргән булып, сезне сөйгән булып маташуы, сезнең өчен түгел, Шакирҗан байның акчасын талау өчен хәйлә булганын хәзер үзегез дә күрә торгансыздыр.

      Мөршидә (куркып). Сез ни сөйлисез? Мансур аны һич эшләмәс! Сез генә шулай уйлыйсыз. Сез Мансурдан үч алыр өчен эшләгән эшләрегезгә мине ышандырмакчы буласызмы әллә? Юк, юк, Мансур андый кеше түгел. Кичәге талауда Мансурның катнашы юклыгына минем шөбһәм юк. Садрый


Скачать книгу

<p>5</p>

Дәргяһтан сөрелү – мәрхәмәттән мәхрүм ителү.

<p>6</p>

Тәхкыйрь кылу – хурлау, мыскыллау.