Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян
акыл өйрәтү дә җиңел түгел – мең кабат уйлап, беркемне дә тыңламастан һәм ишетергә дә теләмәстән… үзенчә хәл итте Көлемсәр. Монысы Фәрхетдин кайтып төшкәч булды.
Мең үлем кагылудан тупасланган карт солдат күңеле дә, бикле өйгә кайтып төшкәч, яңадан ачык җәрәхәткә әйләнми калмагандыр. Фәрхетдин хәлен дә күз алдына китерергә кирәк. Кешеләрнең хатыннары көткән, яңадан матур тормыш корып җибәргәннәр. Кавыша алмаганнарның кайберләре һаман өметләрен җуймый көтә. Ә Көлемсәр, изге дип саналган Көлемсәр, уналты яшьтән яратып чыккан Көлемсәр… Балалыгы белән генә алданды микәнни, чынлап яратмады микәнни? Юк-юк, чынлап ярата иде. Фәрхетдиннең йөрәге моны сизә иде, ләкин ул чакны арада Мирсәет дигән кеше юк иде. Фәрхетдин үлмәсә, аны сөяргә ничек кенә булса да вөҗданына рөхсәт итмәгән булыр иде. Ә үлгәч… Әнә сугыш чорында бер шагыйрь:
Сиңа сер итеп әйтәмен
Якын күргәнгә генә:
Мин үлсәм, башка берәүне
Салырсың йөрәгеңә, –
дип, үзе хат язган, ди бит. Ата-бабадан калган миһербан үзе шулай куша. Әгәр үлгән булса, Фәрхетдин дә шулай олы җанлы булып калыр иде. Шул чакта чынлап та геройларча һәлак булмавына язмышына чын күңелдән үпкәли хәзер Фәрхетдин. Исән булмаса, хәерлерәк буласы икән, хәерлерәк буласы!
Ялан хәтле өйдә кичләр һәм төннәр буе ялгыз уйланып ята торгач, акыл дигәнең буталып ук китә шикелле. Акыл бутала, аның белән бергә бәйләнчек сораулар туа…
Фәрхетдин «үлгәнгә күрә» генә Мирсәет дигән бәндәгә киткән хәлдә, хатыны, Фәрхетдин исәнгә әверелгәч, хатасын яңадан төзәтсә ни гаеп? Әгәр Көлемсәр кайтмаса, Фәрхетдин дигән бәндә гомер буе сагынып, иң бәхетле көннәрен һәм яшь Көлемсәрен хыялыннан чыгара алмыйча, аның белән бергә яшәячәк. Ә кайтса? Кайтса да ни буласын әйтә алмый Фәрхетдин… Ләкин кайтырга тиеш Көлемсәр, тиеш!
Фәрхетдин килеп керүгә, Көлемсәр баскан төшендә телсез калды. Ят кешедән куркып диярсең, ике кызы, Фәрхетдин хәзер икесен берьюлы күтәреп кочагында очыртып уйнатасы ике сабый, әниләре итәгенә сыенды. Фәрхетдиннең тышкы пөхтәлеге аша ниндидер усаллык, кыргыйлык сизелә, ялыну катыш зәһәр рәнҗеш бөркелә иде бугай аның күзләреннән… Күпме тыярга тырышса да, яшерә, тыя алмады ир кеше ул зәһәрлекне…
– Менә мин кайттым, Көлемсәр, – диде.
Ә Көлемсәр аңына килә алмый.
– Мин сине алырга килдем, Көлемсәр.
Тагын да ныграк каушый Көлемсәр, телгә килә алмый.
– Болар – минем кызлар, мин аларны да алырга килдем.
– Юк-юк! – Җан ачысы белән кычкырган Көлемсәр балаларны кочакламакчы булды, ләкин кулында савыт-саба иде.
Фәрхетдин шуларны алып куймакчы булгач, хатын читкә тайпылды. Аннары ата кеше кызларының башларыннан сыйпамакчы иде, балалар нигәдер кычкырып елап җибәрделәр.
– Кит, Фәрхетдин, балаларны яратсаң, тизрәк кит!
Шул сүзләрне ишеткәч, Фәрхетдин коелды да төште. Җитмәсә, шулвакыт Мирсәет дигәннәре кайтып керде. Бөтенесен аңлады, әлбәттә. Көлемсәрнең