Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
тартыр.
Каләм белгән кешенең фәһеме артыр, –
ди әнә китап…
– Дөрес әйтә бит бабай, ә? – дип сорады елмаеп Григорий.
Габдулла урынына Каюм хәлфә үзе җавап биреп, тезеп алып китте:
– Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар. Сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк…
Каюм хәлфә сүзен тәмам итте, ләкин Габдулла, аның сүзләре белән тәмам сихерләнгән хәлдә, такмазаның дәвамын көтте. Ләкин тегеләр үз әңгәмәләренә күчтеләр.
– Таныш булыйк әле без сезнең белән, Каюм Насыйрович! Минем күптән сезнең белән танышасым килеп йөри. Мине монда Гөргери дип йөртәләр… Чертёжниклык – минем һөнәр. Эш минем исемдә түгел, әлбәттә, без бәләкәй халык. Үзегезнең кәефләрегез ничек соң?
– Менә шул инде, татарны агартыйм дип, үзем каралып киләм, күзләрен ачыйм дип, үзем сукырая барам…
– Халыкның күңел күзен ачарга кирәк, дисез, алайса? Монда сез юкка үзегезне гаеплисез, Каюм әфәнде. Менә бит, минем ишетүем буенча, сез беренче татар газетасы чыгарырга рөхсәт сорагансыз?
– Әйе, әйе, әнә сез бөтенесен беләсез… «Таң йолдызы» дигән газета чыгарасым килде һәм бу юлда күп мәшәкать чиктем, дөрес…
– Ә сезгә аны хөкүмәт рөхсәт итмәде. Димәк, халыкның күзен ачуга каршы килә торган сәбәпләр гомуми тәртипкә бәйләнгән. Менә нәрсәдә бит хикмәт, Каюм әфәнде!
– Әнә Гаспринский мирза үзенең «Тәрҗеман» ы белән гомуми тәртипкә сыйган бит. Чыгарып ята. Безгә тарата. Әмма аның телен безнең муллалардан, хәлфәләрдән башка кем аңлый? Үз телебездә, халык телендә чыгарасы иде бит газетаны.
– Гаспринский дисез сез. Ул – башка мәсьәлә шул. Ул үзенең сословиесе белән гомуми тәртипкә сыйган. Аның сословиесе хәзерге тәртипнең таяныч баганасы бит, ә Гаспринский – үз сословиесенең турылыклы кешесе, чын мирза. Нигә аны сыйдырмаска? Ә сез кем? Сезнең кебек үк газета чыгару өмете белән янып йөрүче Габдерахман әфәнде Ильясов кем? Разночинецлар. Нигә хөкүмәт сезгә газета чыгарырга рөхсәт итсен? Шуның өстәвенә саф халык телендә. Мин гаҗәпләнәм, ничек әле сез китапларыгызны, календарьларыгызны бастырып тарата аласыз, Каюм әфәнде?!
– Сөйләмәгез дә… Алар миңа бик, бик кыйммәткә төшә. Матди дә, мәгънәви дә, сәламәтлегем ягыннан да. Картайдым, ахрысы. Ләкин зарланмыйм. Миңа шунысы гына үкенеч: мәгърифәтсез, дөм кара авыл муллалары гарәпчә «Исме Әгъзам», «Әзкәрес-сала» кебек дини китаплар, догалыклар бастыралар. Аларга цензура ишеге дә һәрвакыт ачык. Петербург университеты типографиясе дә, Казан матбагалары да «рәхим итегез» дип торалар. Аларны иллешәр меңгә җиткереп бастыралар һәм тараталар.
– Кем ала соң аны? Халык укый белми бит?
– Мәсьәләнең кызыгы да шунда шул. Укый белми торган, әмма муллаларның җаһиллеге белән агуланган кара халык сатып ала. Укыр өчен түгел, савап өчен, һәрбер авырудан һәм бәхетсезлектән саклый торган