Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Викторович Дьяченко, Югары хокук мәктәбен уңышлы тәмамлап, Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән оста телле оратор иде. Казанны Мәскәүгә тимер юл белән тоташтыру, шуның белән Казан промышленникларына һәм эре җирбиләүчеләргә сәүдә юлы ачу аның хыялы иде. Бу эшне юллап, ул башкалага ничәмә тапкыр килде. Ләкин аның һәр килүе уңышсыз чыкты. Бу килүендә аның Петербургта ике атна буе таптамаган бусагасы калмады: департаментта да, хөкүмәт секретаренда да, сенатта да, Юллар министрлыгында да булды. Патшаның үзенә үтеп керергә тырышты. Эш чыкмады. Әмма ул күңелен төшермәде, яңадан-яңа юллар һәм хәйләләр эзләде. Казаннан Питерга күчеп килгән бер бай хатын белән аның әшнәлеге бар иде. Шул хатынның өендә атна саен була торган кунаклар арасында патшаның хосусый адъютанты генерал Черевинның да булгалавын белеп алды ул. Шундый мәҗлесләрнең берсендә аның белән танышты да. Черевин Казан выставкасы һәм андагы экспонатлар белән кызыксынды. Ул үзе атта йөрүнең ялкынлы һәвәскәре иде, шуңа күрә аны иң кызыксындырган нәрсә – выставкага татар сәүдәгәрләре тарафыннан куелган зиннәтле иярләр булды. Дьяченко телеграмма сукты. Казан выставкасыннан сайлап, ике иң асыл иярне Петербургка җибәрделәр. Шәһәр башлыгы аның берсен Черевинга тәкъдим итте, икенчесен, тагы да асылрагын, Черевин ярдәме белән патшага тапшырды.
Патша, иярне күрү белән, артык тойгыга бирелмәде бирелүен, ләкин үткән ел аның тимер юл һәлакәтеннән исән калуын котлап Казанның йөз итчесе язган хат исенә килеп төште, һәм ул проектка кул куйды.
18 февральдә Казан – Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр килде. Иделнең теге ягында, Вязовые авылы янында булачак тимер юлның юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре башланды.
22 июль императрица Мария Фёдоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр Думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда, архимандрит Павел белән Галимҗан хәзрәт, императорга һәм императрицага озын гомер теләп, догалар кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко чыкты. Ул, мәҗлестәге кунакларга – инженерлар һәм юл төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
– Сез, бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп, Нух көймәсенә зәйтүн сабакларын алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган проектын алып килдегез… – диде.
Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстендә күтәреп чөйделәр.
Бу көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде. Гласный Крестовников Думаның смета комиссиясе исеменнән Дьяченкога алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә, падишага озын гомерләр теләп, махсус догалар кылынды.
Татар байлары арасында да бу вакыйга