Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
«тупрата», «ямлиха» кебек мәгънәсез сүзләрнең берсе булырга кирәк дип хөкем кылды. Ләкин «дәрес тәртибе» дигән сүз бу аңлатманың бик дөрест түгеллеген уйлата иде.
Ахырдан, арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә хәзерләнде һәм китте. Юлы тагы «Һөнәр мәктәбе» ннән үтәргә тугры килде. Күзе югары төште. Язылган язуына караганда, бу йортның әүвәл асты – мәдрәсә, өсте – мәсҗед икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халкы беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде. Җәгъфәр ни әйтергә дә, ни уйларга да белмәде. Ут чыккан кебек, авызыннан: «Ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң, инде тәүбә кылган икән?!» – диде һәм шул вакытта ул кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, төрле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның кереш сүзләре генә укылуы исенә төште дә, теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде. Һәм дә, кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып, Оренбургка китте.
Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды. Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды. Чөнки бу Сакмар, буннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр гүзәллек биргән иде. Һәм дә бу су чын болгар күңеленнән чыккан, әллә кай йирләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган моң[лы] озын «Сакмар көе» н исенә төшергән иде. Бу уйлар уйлаганда, поезд да никадәр ашыкса да, Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде. Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыга-ашыга Сакмар суы кебек тиз-тиз йөзеннән агалар иде. Һәм тагы ябылган «болгар» мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде. Ул ачылган саен аянычлана иде, аянычланган саен, аның күз яшьләре күбәя иде.
Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнденең күз алдында Оренбург килеп чыкты. Җәгъфәр әфәнде […] Җәгъфәр әфәнде, ат алып, теге бабай ята торган больницага илтергә кушты. Барып йиткәч тә, бик тиз ашыгып керә башласа да, моны туктаттылар. «Ни кирәк?» – дигән сүзенә каршы бу шул кешенең исемен әйтсә дә, «Кичә үлде һәм күмелде», – диделәр. Җәгъфәр әфәнде башына суккан кебек борылды һәм чыга башлады. Бәхетсезлегенә каршы, күзләре вывескага төште. «Хөсәенев борадәрләренең мәдрәсә вакыфы» дигән сүз[ләр] өстендә «больница» дигән сүз күренеп тора иде. «Хөсәеневләр, Хөсәеневләр» дип, Җәгъфәр әфәнде катты да калды. Ул болар тугрысында бик күп нәрсә укыган иде. Болар халыкның иң уяныр вакытында зур дәүләт иясе булып, халык өчен әллә никадәр акчалар тотып, әллә никадәр мәдрәсәләр, мәктәпләр ачуын да белә иде.
Оренбургта «яңы мәдрәсә» дип ачып, иске мәдрәсәләрдә дә укытудан чыккан фәннәр укыттыруларын һәм дә, никадәр расхут тотып, әллә никадәр кешеләр китереп укыттырып, тәртипсезлек, уйлаусыз эшләнүе хакында, милләткә әллә никадәр зарар итүләре тугрысында да укыган иде. Эшләгән эшләре нигезле булмаганга, үзләре үлгәч тә, һәммәсе