.
халыклар да тиз-тиз йөри башладылар, Җәгъфәр әфәнде дә, тиз генә уянып киткән төсле булып, поездга утырды һәм дә, күзен югары таба күтәреп караса, тагы бер болгар бетүен белгертә торган нәрсә күренер дип, башын астан күтәрмәде. Юлда әллә нинди эшләр булмаенча гына, Казанга кайтып йитте. Теге вакыттагы нумирасына барып керде. Бөтен нумира халкы моның югалуына гаҗәпкә калып, эшне полициягә мәгълүм иткәннәр икән. Һәм дә һәр йирдән Җәгъфәрне эзләргә тотынганнар икән. Бу хәбәрне гәзитәдә укып, Сөембикә дә, ирем югалды микәнни дип, Казанга белешергә килгән икән. Җәгъфәрне иң әүвәл күрүче Сөембикә булды. Ул күрү берлән муенына сарылды, аңарга ире үлеп терелгән күк булганга, ни кылынасын белми иде. «Кая киттең? Ни булды?» сөальләрен сорарга теләсә дә, шундый бәхетле вакытта бер-бер кәефсез җавап алырмын дип, сорамаенча гына, Җәгъфәрне: «Җәгъфәрчегем! Җәгъфәрчегем! Җаным!» – дип сөяргә тотынды. Җәгъфәр үзе дә, Сөембикәне күргәч, баягы эшләрнең һәммәсене оныткан иде. Аңардагы Сөембикәгә мәхәббәт тагы ялкын кебек яна башлаган иде. Аның болгарча сүзләре, кара кашлы, кара күзле, кара туткыллы йөзләре Җәгъфәр әфәндегә башка хиссиятләр уяндырган иде.
Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгар беткән дип уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде. Сөембикәнең һәрбер әгъзасы, күз караулары: «Юкны сөйләмә, бетәме соң бу кара күзләр, бу урак төсле кашлар бетәме соң? Бетми, бетми, монда мин бар ич!» – дигән кебек була иде. Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде. Сөембикә шатлыгыннан ни кылынырга белми иде. Аның һәрбер әгъзасы көлә иде. Ул кайдан тотып башларга белми иде. Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы: «Җаным!» – дип барып кочаклый иде. Җәгъфәр үзе дә шат иде. Ул моңынча Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның тугрысында бер дә уйларга тугры килмәгәнгә, ул үзен бөтен Болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. Ул үзене бәхетле дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды, Сөембикәне сөяргә һәм анардан сөелергә тотынды. Сөембикә, Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын» китертеп, чәй дә хәзерләде. Һәм чәй янына егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп, граммофон уйната башлады. Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә һәм дә алга киткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады. Граммофонга болгар музыкасы кушылды, Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде. Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча йырларга тотынды; болгар операларыннан заманасында мәшһүр «Үги кыз» операсыннан озын бер монолог җырлады. Аның артыннан «Сөембикә» исемле тарихи бер операдан йырлады. Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады, Сөембикәне тотып үпте дә:
– Яшәсен болгар! – дип кычкырды.
Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды. Ул:
– Нинди болгар яшәсен? Ничек яшәсен? Баягы мәдрәсәләр, больница, мәсҗедләре – һөнәр йортлары булган болгарлар яшәсенме? Баягы мин актыккы болгарга