Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
хәзерге заманда кеше көлдереп, булыр-булмас нәрсә сөйләп утырма! – дип, бер гаепсез Гашыйка түтиләрен тиргәп үк ташлады.
Күршесенең хәтере калудан битәр, йөрәген хәвеф басты, ахрысы. Бәбәйне күрсәтерләрме-юкмы дип, бер генә булса да карыйсы килеп кергән иде, арткы чоланнан чыгып, бәрәңге бакчасы аша үз ихаталарына шыпырт кына шылды. Комсомоллар башлыгы булып йөргән улы Заһирга гына әйтмәсә ярар иде Якуп дип коты алынган, имеш. Бераз тынычлангач, кичке эңгер-меңгердә иренең чыгып киткәнен күреп калган Гашыйка Җәмиләбикә ахириенә:
– Эш зурга китсә, мин әйтмәдем, син ишетмәдең, – дип керде.
Якуп соңыннан бу кыланышына үзе дә аптыраган, бәби мәҗлесендәге хәлләрне тәмам оныткан да иде. Җәмиләбикәсеннән Гашыйка сүзләрен ишеткәч көлде генә:
– Малае комсомол башлыгы, үзе әле дин, әле сихер дип йөргәнгә генә әйткән идем. Җитмәсә, ырым-шырымы, күрәзәсе белән йөрәккә шом сала да тора. Башына бер кайгы китергәнмен икән бичараның. Алай да… Үз малаеннан да курыкмаса.
– Куркырсың да: стеналарына «Комсомоллар ярсына, буржуйлар – өстәл астына!» дигән язу кадаклаган бит.
– Нәрсәсен шаккатасың аның! Авыл Советының ишек өстендә «Төбәргә, атарга!» дигән плакат тора. Астында – капкорсаклы бай белән җитәкләшкән чалмалы мулла рәсеме.
Карчык кичен яңадан тәмле ризыклар пешереп керткән. Җәмиләбикәнең, балалары туып та, сөт имезгәндә дә, теләгәнен түгел, чын-чынлап туйганчы да ашаганы юк иде, карчыкка рәхмәтләр укып, бар сыеннан авыз итте. Якупка да, Саниягә дә өлеш эләкте. Гашыйка тынычланып, күңеле булып чыгып китте.
Якуп карчыктан, аның иркәләп, кешелексез итеп үстергән явыз комсомол малаеннан көлсә дә, үзе дә гел шулар тирәсендә, колхоз төзүчеләр арасында йөрергә тырыша, чөнки бар курыкканы – әтисенең мулла икәнлеген бер дә бер исенә төшерүләре.
Комсомол активы да, партиянеке дә Якупка артык бәйләнмәде. Утызынчы елларда Ярулла мулланың кечкенә авыл мәдрәсәсендә дин сабагы алган яшьләрнең кайсы кая таралып бетте, комсомолда йөргәннәренең күбесе совет мәктәбе укучылары иде инде. Эреләнгән, миһербансызланган Заһир исә Казанга зур эшләр майтарырга дип китеп барды. Китте дә кайтмады. Гашыйка карчыкның тәрбиясе Якуп гаиләсенә төште. Җитмәсә, Якупның эшләре гел уңга таба гына китте. Калада курсларда укытып кайтаргач, җир рәтен яхшы белә дип, колхоз рәисе итеп үк куйдылар үзен.
Сания белән Сәлимәне әтиләре бер дә башкалардан аерып үстермәде, чәчүдән дә, урактан да бер көнгә дә калдырмады. Мулла бабалары олы атлар узарга дип ясаткан капка аслары бик биек иде. Кызлар кысыла-кысыла шуннан чыгып, таң тишегеннән, әле әти-әниләре торганчы, капкалар ачылганчы ук, кырга йөгерергә гадәтләнде. Әтиләре уракта беренче булуларына сөенсен, имеш.
Уңга китте дисәң дә, колхоз төзеп ятканда, ничек барысы да шома гына барсын. Һич көтмәгәндә, югарыдан иманнан һаман да ваз кичмәгән авылда дуңгыз фермасы ачарга боерык төшерделәр. Ничә тапкыр халыкны клубка дәшсә дә, эшне белеп алган кешеләр җыелышка килмәде. Кушканнар икән, килсәләр