Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман

Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман


Скачать книгу
кызыннан көнләшерлеге дә бар иде Шәмигулланың. Кибеткә барамы, иренен буямый урамга чыкмас, ияреп балыкка төшсә дә, үкчәле туфлиләрен кияр, кулына крокодил тиресеннән тегелгән ридикюлен алыр.

      Сәрвәре белән бергәләп әллә ничә бала үстергәч тә, көнләшүеннән туктамады Шәми. Һаман да ялгызын капка төбенә дә чыгармады, аш өстәле янында да үз янәшәсенә генә утыртты. Инде дә клубка берәр тамаша килә калса, иң матур, иң ялтыравык күлмәкләрен генә кияргә кушыр, менә минем хатынны күрдегезме дигән сыман. Култыклап, клубның иң беренчә рәтенә, укытучылар, авыл Советы эшчеләре арасына алып кереп утыртыр иде.

      Сары Сәлинең кечкенәләре абыйларының көнләшүеннән бик шүрләделәр, читтә кеше булырбыз дип, мәктәп-институт бетерү белән, авылдан бөтенләйгә китеп бардылар. Төпчеге Хәбирулла Украинада – Херсон якларында төпләнде, армиядә хезмәт итеп, майор дәрәҗәсендә шуннан пенсиягә чыкты. Пенсиягә чыккач та, авылга әйләнеп кайтмады, гаиләсе белән яшәп калды. Нәнәләре үлгәннән соң кайтуын сирәкләтсә дә, Габәширне онытып бетермәде – Сабантуйлар вакытында аны бер әйләнә, җир җимертеп бии, авыл яңгыратып җырлый торган иде.

      Шәфикъ та югалып калмады. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, район үзәгендә РТС директоры булып китте. Ул күктән төшкәнне дә, балык кебек судан капканны да көтеп ята торганнардан түгел иде. Кунакка килгәндә, абыйсы чакырганга да карамады, ни болынына төшмәде, ни балык каптырырга бармады – бер-ике сәгать чәйләп-сөйләшеп утырыр да китеп барыр иде.

      Шәфикъ, авылдан китсә дә, барыбер туган нигезен сагына, картайгач, яңадан шунда әйләнеп кайтырга өметләнә иде, тик барып кына чыкмады. Механиклыкка укытсам, «Үрләр» гә инженер итеп куйдырам дип, малаен авыл хуҗалыгы институтына биргән иде, анысы ярты ел дигәндә ташлап кайтты. Җыен рәис, начальник балалары укып йөри, гади кеше баласына калдырдым урынны, дигән була. Чыннан да, төркемнәрендә өстәмә урынга гына алынып, бер малай укып йөргән икән, Раиле урынына шуны гына алганнар да куйганнар, китмә дип ялынып тормаганнар булып чыкты.

      Институтта укымаса да, бик яхшы механик иде ул, әмма дә ләкин колхозга китеп эшләргә теләмәде, гаилә тирәсендә генә төпләнде. Кукмарада да таулар бар иде, ул шул тауларны яратарак төште. Әнә шуңа Кукмара тауларының иң биек җирендә өй өлгертте, кояшка йөз белән карап торган тәрәзәләреннән бөтен бистә уч төбендәгедәй генә күренә иде.

* * *

      Әлфия хатны укыды да, әйе, әллә нишләп китте. Маһисара апасын гына түгел, үзен, бәбкәчемләп сөйгән картәбисен, аның сөйләгәннәрен, шул хикәятләр аша бер тапкыр күрмәгән килеш тә үзенеке икәнлеге аңлашылган, кандаш һәм карендәш булып җанына узган туганнарын исенә төшерде. Әбисе белән капка төбендәге утыргычтан гына болын буйларын, якындагы Бөртамак калкулыкларын карап утырганнарын күз алдына китерде. Ул яшәгән авылда да шундый ук таулар бар, тик, аларга менсәң, кай якларга гына сузылып карасаң да, Кизләү, Габәшир юллары түгел, Нократ елгасы, аның ярлары, үзәннәре дә күренми. Ул юллар, ул таулар нигә соң торган саен барысыннан да ерагая бара?! Әллә үзенә генә


Скачать книгу