Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
үз тирәсенә туплап яши әле дә. Авылга кем кайтып төшсә дә, туган нигезгә сәдака биреп чыга да аңа килеп урнаша. Үз баласы булмаса да, идән себереп, клуб белән кантур идәнен юып, абыйлары Нигый балаларын да үстереште ул, башкаларныкын да карашты.
Карашмый нишлисең. Авырлык күреп үскәч, авырга тарганны аңлый белә Маһисара. Сәлинекеләр, бер тернәкләнгәч, ярыйсы гына яшәп киткән иделәр китүен. Олы хатынның баласы кырыгынчы елны милициягә эшкә кергәч, аталарын тәмам чарасыз итте. Әттәсенең кырын эшләреннән туйган, ялынып та карта уеныннан баш тарттыра алмаган Абдул әле бала вакытында ук тәртип сакчысы булырга ниятләде. Алдылар. Сары Сәли малаеннан эш бер дигән кеше ясады. Йолдыз арты йолдыз алган Абдулны сугыш алдыннан ни өчендер Карелия дип аталган ерак бер җиргә күчерделәр. Ни сорап та, Абдул моның серен әйтмәде. Ул турыда сүз чыга-нитә калганда:
– Сәясәт, әттә, сәясәт, нәнә, сезгә аңлатып торуның мәгънәсе юк, сез палитически неграмытный, – диде дә бетерде.
Хөршидә игътибарга алмаса да, Сәлигә бу сүз ошамый иде, әмма ул да:
– Кемнән туганнар да ничек адәм яхшысы булганнар, – дип мыгырданып алудан узмады. – Инде үзләрен үстергән әтиләре, әниләре палитически неграмытный булган, имеш. Атагыз Сәли – калхузга да беренчеләрдән язылган кеше ул! Сәвиткә өч ул үстереп, каннарын гражданнар сугышында агызганнарыннан соң да, шул сәвиттән йөз чөермәгән, илем, дип яшәгән кеше!
Абдул бу сүзләрне кырыкмаса-кырык ишеткән, шуңа да бер колагыннан кертә, икенчесеннән чыгара. Мыгырдый икән, мыгырдый бирсен, беләсе килергә хакы бар! Тик менә Абдул гына эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп бирә алмый.
Карелиягә ничек көтмәгәндә гаиләсе белән илтеп ыргытсалар, шулай тиз арада Абдулны, сугыш башлангач, хатыны-баласы белән туган якларына кайтардылар. Гаиләсе монда калсын өчен генәдер инде, дип уйлаган иде Сәлигулла – ялгышмаган: уллары ай эчендә сугышка китте дә барды. Шул китүеннән әйләнеп кайтмады, озак та тормый үлгән хәбәре килде аның.
Моңа кадәр сәвиткә өч ул бирдем дип күкрәк каккан Сәлинең шул көннән, алар турында сүз чыкса, күз төпләре яшьләнеп китәргә генә тора иде. Инде дә ул тиз арада өзелмәсә, сүзгә кушыласы урынга, таптыгыз сөйләшер нәрсә дигәндәй, кулын селтәп китеп бара торганга әйләнде.
Дүртенче улны сугыш башында ук, әле яшьтәшләре авылдан да китеп бетмәгәндә югалтуга чыдарлык түгел дә түгел иде. Башкаларның кабере кайдалыгын да белмәгән ата, Абдулныкының кайдалыгын белсә дә, барып күрә алмады. Сугышлар тәмамланып, көннәр тынычланып калгач та, бер барып күрергә алгысынмады. Аңа, күрмичә дә, бик авыр иде. Йөз солдат арасында яткан малаең каберенә бардың ни дә бармадың ни, дип уйлады. Барам дисә дә картайган, таушалган, бер бөртек кара чәче, сакалы калмаган аксакал карт булган иде инде ул.
Хөршидә белән Сәлинең алай да бар сөенгәне шул: Абдулның балалары тормыш төбенә төшеп, кеше арасында ким-хур булып, югалып калмады. Икесе дә укытучылыкка укып, малае районда танылган директор иде, кызы күрше авыл мәктәбендә гомер буе завучлыкта