Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман

Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман


Скачать книгу
шул көннән башланды.

      Авыл бетеп барса да, мәктәптә эш бетмәгән иде. Каровина шунда физкультура укытучысы булып урнашты, җәй узып та, татарчага өйрәнә алмаган балаларын күрше урыс авылы мәктәбенә илтте. Ике авыл арасында язларын су таралып, юллар өзелә иде. Шуны сәбәп итеп, ул аларны Яңа Бөртамакта фатирга урнаштырды. Ичмасам, үзләре теләгәнчә урысча гына сөйләшерләр, татарны тыңлап башларын катырмаслар, дип уйлады.

      Теләсә дә укытты Каровина мәктәптә, теләмәсә дә. Ничек тә ашарга табарга кирәк иде. Аяклары сызлый башлаган Зиннуры ныклап эшкә ябыша алмады. Аңа итек басу да, балта эшенә йөрү дә авырга килде.

      Тора-бара Зиннурга хәл керде, сызлаулары да бераз басылган кебек булды. Каровина шуны гына көтеп торган диярсең, бер тапкыр өстәл янында сүз арты сүз киткәч, әйдә, киттек бу авылдан, татарчаңны да өйрәнәсем килми, татарча да яшисем килми, дип елап ук җибәрде. Зиннур каршы да төшмәде, ризалык та бирмәде. Каровина аңа карап тормады, шул атнада ук мәктәбен ташлады да балалары янына, Яңа Бөртамакка күченде. Урыс мәктәбендә физкультура укыта башлады.

      Күңел бер утырмаса утырмый. Кафеларда гына ашаган, карлы тау башларында гына ял иткән, җәйләрен диңгез буйларына еш барган Каровинаның күңеле ярым җимерек урыс авылында да тынгы тапмады. Башта клубка чыккалап йөргән булды, аннан соң клубында да аралашырлык кеше тапмагач, кичләрен Зиннуры балалары янәшәсендә диванда телевизор гына карап уздыра башлады.

      Зиннурга авылда ошый иде. Колхоз рәисе итеп куймасалар да, сагыз исләре килеп торган нарат такталардан ясалган умарта кортлары янында ул үзен кечкенә генә булса да бер хуҗа итеп тоя. Балык тотудан да, туган-тумачага печән чабышудан да, өмәләргә барудан да ямь тапты Зиннур. Бер төнне урыс авылында кунса, икенче көнне Габәширенә кайта иде.

      Габәширне яратса да, бала чагында җәйләрен уздырган авылны ул кабат танымады. Уйнар өчен урыннар беткән, кышларын елга өсләреннән кар арчылып, кәшәкәлек ясалмый, инеш бозлары тишелеп, сулар чыгарылмый – уеннар өчен буа өсләре шомартылмый.

      Сабан туйларының да бер яме калмаган. Кич җитәрәк ике-өч көрәшченең мәйданда бил алышканын карыйлар да таралышалар. Атналар буе барган яулык җыюларның да кызыгы беткән. Көн эчендә берничә кеше, сөлге бәйләгән колга күтәреп, авылны әйләнәләр дә чыгалар. Аракы салып биргән җирдә биегән дә булалар, бирмәсәләр, озаклап тукталып та тормыйлар. Баштарак Зиннур, шуларны үзгәртермен дип, бишкуллап тотынган иде. Аның дәртләнүен башкалар аңламагач сүрелде, инде яулык җыюларга да йөрми башлады.

      Маһисара апасы, нәнәсен искә алганда, таулар һаман ерак, ди торган иде. Таулар гына түгел, башкасы да кеше күңеленнән, кеше күзеннән ерагая бара иде бугай…

      Күрше авылда яшәсә дә, әби-апасының йортын караган, төзекләндергән иде Зиннур. Ни Габәширдә, ни Бөртамакта яшәргә язмаган икән. Яңа төпләнгән урыннарында үз каралтыларын өлгертәсе булыр дип торганда гына, Каровинасы авыл җиреннән бөтенләйгә үк китте дә барды. Үзе генә китсә бер хәл, балаларын да иярткән, ире белән дә киңәшләшеп тормастан, Нократ Аланы шәһәрендәге


Скачать книгу