Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
кешегә әйтмәгән, ишеген бикләгән дә шунда ук минем янга йөгергән. Кизүче дә, ул килгәч, кеше бар инде дип, өенә кайтып киткән икән, шунлыктан белештерми калган.
Базны ачып, икәүләп төшеп карадык: түреннән ике кыршаулы мичкәгә шыплап тутырылган бодай килеп чыкмасынмы?! Малай әйтә, башта байның көмешкәсеме, башкасымы әллә дип торам, ди – шуның сыман киштәгә куелып бөкеләнгән. Селкетеп карауга ук аңлашылды – бал да, көмешкә дә түгел. Ачсак, чыннан да, учыңда тәгәрәп ятарлык сап-сары эре бөртекле ашлык.
Сәлигулла ни дип әйтергә дә белмәде. Аның авызында сүз тора да торуын, әле Лотфулла ни тәкъдим итәр?.. Аның бит арбаңа җигел дә, шуны глубинкага илтеп кил дип әйтүе дә бар.
Лотфулла, күрше бүлмәдәге хисапчы ишетмәсен дигәндәй, бармагын кысылган иреннәренә китерде, шуның аша гына сөйләвен дәвам итте:
– Әле менә нишләтим, кемгә хәбәр итим дә кая куйыйм микән дип тора идем… Юктан бар булганны ишетсәләр… Нәрсәне генә яшерсәң дә, ничек тә бер тишелә… Үз сәвитеңнән яшерүе дә җиңел түгел… Сиңа биргәнне башкалар белеп алса, бу урында бер көн дә утыртмаслар… Чәчү ашлыгы да җитмәс кебек берчакта…
– Халык бала тапкан анадан кызганмас, – диде Сәлигулла, йөрәксенеп.
– Анысын син әйтәсең бит аның. Һәркемнең гомере бер генә… Үлем арты үлем килгән бер заманда… Булмаса, болай итик, төнгә кизүгә олы малаең белән сине куярмын. Аның үзен генә калдырып, бер ярты капчыгын өегезгә илтеп кайтырсың. Берүк, кеше сизәрлек булмасын! Ашлык табылганны халыкка шуннан соң гына җиткерербез.
Гомер буе каты күңелле, каты куллы данын йөрткән Лотфулланың уйламаган бервакытта йомшаруы, хәтта җинаятькә баруы бер дә көтелмәгән хәл иде. Сәлигулла аптырады, ни дияргә дә белмәде, ныклап рәхмәт тә әйтә алмады, авыз эченнән генә мыгырданды. Чанасын мич артына яшереп калдырды да кире түбән очка төшеп китте. Ишек ябылганда, Лотфулла пышылдап диярлек өстәде:
– Кара аны, кемгә дә әйтәсе булма, хатыныңны да киләсе хезмәт хакыннан амбарчыдан бурычка яздырдым дип алдарсың. Алай да аның да авызына йозак биклә.
Лотфулланың юмартлануы бер дә юктан түгел иде. Ул бу авылга ерак Кизләүдән рәис итеп билгеләнде. Сәлигулланың хатыны Хөршидә дә, шул авылныкы булып, яшь чагында Лотфулла күз төшереп йөргән бер кыз иде. Рәис аның гыйбрәтле язмышында үзен дә гаепле санады, кыюлыгы җитеп, бай кулыннан тартып ала алмавына гомере буе эченнән битәрләнде. Башка берәүгә өйләнеп, гаиләсе ишәйгәч тә, яшьлек ярасы күңеленнән һич кенә дә китмәде, шарт-сәбәбе чыккан саен, йөрәген әчеттереп-әчеттереп ала иде.
Сәлигулла хатыны Хөршидә белән Лотфулла арасында ни дә булса булгандыр дип уйламады да, аларның бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәтен элек-электән якташлыкларына кайтарып калдырды. Әле кардәш-ыру ук түгелләр микән дип тә фаразлый иде, тик бу хакта хатыныннан сорарга җае гына чыкмады.
Сәлигулла кайтып кергәнне Хөршидә дүрт күз белән көтте. Аның бөтен өмете хәсрәт утларында яшәткән, күңел түреннән ничек тә чыгарып ата алмаган Лотфулласында иде. Башкалар