Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Аннары, урман тынлыгында калып, киеренкелектән бушанасы, шәһәр ыгы-зыгысы юшкыныннан арынасы иде. Өйгә бераз соңарып кайтылыр. Тик эңгер-меңгердә көтмәгәндә өйгә килеп керүнең үзгә бер тәме бар. Әни токмачлы аш пешергән булыр… Аннары – печәнлек, үзең шикелле үк ялгыз чикерткә сайравы… Бу уйлар җанны яктыртып җибәрә, һәм бу тойгы әйтерсең лә минем тәннән тирә-юньгә тарала: буй җибәргән арыш өсли талгын дулкын кыштырдап үтә, бытбылдык аваз сала, аяк астыннан ниндидер кош күтәрелә…
Урманчык… Кар базындагыча салкынча дым бәреп торган текә ярлы чокырга йөгереп төшәм, сусыл үләннәр аякны тайдыра. Чокыр төбендәге карт миләш агачы тамырлары арасында – сулар-суламас чишмә авызы. Сусалган, кичке бөркүлек буыннарны алҗыткан. Җиргә таяндым да теш арасыннан сөзеп кенә чишмә күзеннән су эчтем.
– Тешләрегез сынмасын, суы салкын!
Кисәк тавыштан чишмә йөзенә каплана яздым. Сикереп тордым да мине сискәндергән адәм баласын күрим дип борылсам – кара чәч көлтәсе бөтен иңбашын, күкрәген капла- ган бер кызмы, хатынмы черек төпкә менеп баскан да көлеп тора!
Кояш инде офык артына күмелгәндер, чокырда эңгер-меңгер. Ә бу зат кем дә, монда нишли? Күпме юрап маташсаң да белерлек түгел. Телне йоткандай торам әле, сүз катмыйм. Ә ул ансат кына итеп төптән сикереп төшә дә каршыгарак килеп баса. Балачак ырымнары арасында моңа охшаганнары юк иде бугай. Кинәт аның күзендә миңа таныш чаткы шәйләнгәндәй булды, ниндидер таныш елмаю… Муенындагы зәңгәр яулыгы тагын…
– Танымыйсыңмыни? – Аның тавышы агач арасыннан килеп чыккан кош сыман сискәндереп җибәрде. Аннары ул кулын сузды: – Исәнме.
– Син түгелме соң?
– Мин идем шул… Каян килеп чыктым дисеңме? Бер автобуста идек.
– Менә бит…
– Шушында сугылырыңны сизендем дә…
Сизенгән дә… Шуннан соң ни? Димәк, ул миннән соң төшеп калган, монда миннән элегрәк килгән.
– Әйдә, меник, – дим мин, аның сумкасын кулыма алам. Ә үземнеке өстә калган иде.
Күтәреләбез. Аяк тая. Ул беләгемә таяна. Мин бер чыбыкка абынам да, икәүләшеп чак түбән шумый калабыз. Ул көлә, минем иңбашыма таяна, талпынып узып китә, көлә. Болай да кыска күлмәге атлаган саен күтәрелә, ул, шуны сизепме, мине алга җибәрә, үзе минем кулга тагыла, мин аны өскә тартып менгерәм.
Ниһаять, без өстә. Икебез дә тирән-тирән сулыйбыз – сулу капкан. Беркавым хәл җыябыз.
– Озаккамы? – дип сорый ул.
– Ике-өч көнгә. Ә син?
– Ялга. Бер айга. Сабан туена хәтле.
– Гомер үтә, ә минем күбрәккә вакыт юк.
– Үтә… Утыз өченче җәй. Ә чын тормышның башланганы юк әле.
– Тормыштадыр ич?
– Булды.
– Булды?
– Тормыш – челпәрәмә! Хәзер – ирекле кош! Син теләгән бәхетләр тәтемәде… бугай инде.
– Ничек?..
– Шулай. – Ул уфтанып алды. – Ә син?
– Мин – беркөе. Зарланырлык түгел.
– Ишетеп беләм.
– Ник сорыйсың соң?
– Үз авызың ни әйтә бит. – Ул җитез бер хәрәкәт белән чәч шарламасын артка агызып җибәрә. Күзендә яңадан