Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
үз насыйбына тиеш ризыгыннан өзепме? Менә ни алдым бит әле мин сабые- ма! – диде Фирдәвес, керфекләре белән генә төргәгенә ишарәләп.
– Нәрсә соң ул?
– И-и, ярар инде, өз… Безнекеләр мунча якканнардыр…
– Мунча, анысы шәп инде. Суынмаса.
– Белмиләр ди анда! Тик мине беренчесенә үгетләмә инде, яме, – диде Фирдәвес, аңа тиз генә карап. – Үзең генә керерсең. Без аннары, Ләйсәнкәй белән…
– Әллә тотынды ук инде? – Әхтәм асфальтка яңгыр тамчысы төшкәнен шәйләп өлгерде. Яңгырга әйләнеп, менә-менә бушанырга торган дымлы һаваны ул бите белән тоеп барды.
– Җитте инде! Зинһарлап сорыйм! – диде Фирдәвес, тавышын күтәреп һәм аның җиңен кинәт тартып. – Бу хәтле дә кире булырсың икән!
Уңга каерылып, бакчаны үттеләр дә вокзалның касса залына керделәр. Кассага да, автоматларга да чират алай зарыктырырлык түгел иде.
Поездны әллә алда көтеп торганмы, әллә арттан куып җиттеме – яңгыр яварга кереште. Җиргә караңгылык иңгән иде инде. Әлегә алар эчтә, вагонда бөркү, тыштагы яңгырга әллә ни ис китмәгән дә шикелле. Килеп төшәрләр, ә анда кемнедер машиналар каршы алыр, кайсыныңдыр алар ягыннан булуы ихтимал. Шушы сүзсез, әмма уртак ышаныч аларны эчтән җылытып тора, салкын яңгыр нәкъ менә аларга тимичә, ниндидер мәрхәмәтлелек күрсәтер кебек. Машинада ярты сәгатьтә үтәрлек, ә җәяүләп барсаң, ике сәгать ярымлык юл барыбер артта калачак, тик әнә шул ара һәм вакытны ниндидер җиңел могҗиза белән, газапсыз-нисез генә нәкъ менә алар сикереп үтәр кебек.
Ләкин алар белән Ләйсән арасында, сират күпере булып, ак таш түшәлгән борынгы юл ята. Салкын, юеш, караңгы дөнья астындагы буп-буш юл. Ул тузган, убылган җирләрендәге болганчык яңгыр сулары, борылышлары, күтәрелешләре һәм үргә түбән җирләре белән аларны көтә.
Поезд станциягә җитеп туктады. Алар белән авыр юл арасында парланган тәрәзә пыяласы гына инде. Ишек төбенә алдан ук килеп бастылар. Берсе дә машина дип уйламады. Бу өмет кайткан саен күңелләрен ымсындырып, Ләйсәннәре янына кайтуның сүзсез догасына әйләнгән инде. Проводник хатын ишекне ачып куйды, баз капкачын ачкандай, баскыч өслеген күтәртте. Биткә дымлы салкын һава килеп ягылды. Алар, шул базга төшкәндәй, юеш баскычка бастылар.
Станция янында бер «газик» белән көпчәкле трактор гына. Фирдәвес аларның кая кайтуларын сорашты. Әхтәм аның бәхетле елмаеп, кул изәвен түземсезләнеп көтте. Ул үзләре кайтасы һәм аннан аргы авыл исемнәрен генә белә. Таш юлдан аермалар да бар, алары кая илткәнен бөтенләй белми. Бу «газик» белән тракторны яллау турында уйлау да мәгънәсез, үз кешеләрен алмага килгәннәр. Шуңа күрә Фирдәвеснең оясы туздырылган кош кебек чабулавын ничарасыз кызганып карап торды. Фирдәвеснең төргәген күкрәгенә кысып һәм итеген пычракка буямаска тырышып кире килүеннән ул үзләренең җәяүләп кайтырга калганнарын төшенде. Шунда гына ул яңгыр көчле җилдә ургым-ургым бәреп яуганын тоеп алды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно