Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
заманыбызның мактаулы, шөһрәтле, хикмәтле шәхесләре Гомәр ага Бәширов һәм Әмирхан ага Еники белән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булган әңгәмә, сүз кору, гәпләшү җайлы гына башланып, ипле генә төгәлләнде. Үз гайрәтен белеп аккан елга шундый. Әлеге язучыларга бирелгән сорауларны, җавапларыннан, сүзләре эчтәлегеннән аңлашылып торганга күрә, төшереп калдыруны мәгъкуль күрдем.
Әмирхан Еники. Соңгы вакытта тугандаш, ут күршеләр булган татар һам башкорт халыклары арасында өзеклек китте. Мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы зарар итә. Халыклары дигәч тә, халыклар арасында түгел, юк. Бу – сәяси нәрсә. Кемгәдер шулай кирәк.
Гомәр Бәширов. Яхшы нәрсә түгел. Халыклар тормышының, мөнәсәбәтенең кагылырга ярамый торган кануннары бар. Шуларны санга сукмау, яшәү тәгәрмәченә таяк тыгарга азаплану яхшыга илтми.
Әмирхан Еники. Шулай. Сәгыйть Агишның җеназасына көчкә өлгереп калган идем. Сәйфи Кудаш – XX гасырның аяклы тарихы ул. Ниләр генә күрмәгән дә ниләр генә кичермәгән. Уртак шагыйрь. Беренче китаплары татарча чыкты. Аннары – башкортча. Үз кешебез. Без аны әдәбиятыбызның зур бер әһеле буларак хөрмәт итәбез. Кемгә гаеп ташларга да читен. Моны башкортлар үзләре дә аңлап тора. Инде хәзер Сәйфи Кудашның вафаты уңаеннан низагны казып чыгарасы һич килми. Кайгыбыз тирән. Шуны башкорт халкы, әдәбияты, туган-тумачалары белән уртаклашабыз… Мин аның белән сугыштан соң аралаштым – 50 нче еллар башында. Серләр килеште, якынаеп киттек. Сүзгә юмарт булды, истәлекләре – бай. Күп кеше күргән, күп аралашкан. Башкортның шигырь үлчәме татарга туры килеп бет- ми, шуңа күрә ул аларны яттан әйтә – татарча әйтә иде. Ә бу тирәннән килә. 20 нче елларда Башкортстандагы газета-журналлар татарча чыга иде. «Сәнәк», «Яңа юл», «Яшь юксыл»лар. «Башкорт аймагы» мәҗмугасы – ике телдә. Татар, башкорт әдәбиятын «Галия» мәдрәсәсе берләштереп торган. Аннан большевиклар да күп чыкты. Аларның да төрлесе бар иде бит… Хәзер татар әдәбиятын да, башкорт әдәбиятын да укып белүчеләр аз. Безнең заманда күбрәк иде. Бер санаторийда булган идем. Ял итүчеләрнең 70 – 80 проценты – татар, ә шунда татарча газета-журналлар юк. Очрашу үткәргәннәр иде. Күп сорауларга бик ачык мөнәсәбәтемне белдердем. Башкача ярамый да.
Гомәр Бәширов. Ярый, без картаябыз инде. Шушы арада кибеткә дип чыгып киттем. Карасам, акча янчыгымны онытып калдырганмын. Анысы онытылсын да ди. Ләкин халык мәнфәгатен, халык тормышын, ихтыяҗын, алдагы көнен онытырга ярамый. Шул исәптән халыкларның, аеруча тугандаш халыкларның тарихи багланышларын. Тормыш – дисбе кебек бит ул. Аны ничек таратмак, чәчмәк кирәк, кайсы Мәрьям анасын алып ташламак кирәк?
Әмирхан Еники. Ә мин кибеттә таягымны онытып калдырганмын. Бусы яшьлек билгесе инде. Бер дә кирәге юк диярсең! Миңа былтырга хәтле «бабай» диюче юк иде әле. Аңынчы – гел «абый» да «абзый». Шуның ише, халыклар да картаймый ул. Бигрәк тә, Гомәр абый әйткәнчә, аларның йолалары. Ике арага ясалма киртә куярга тырышу – яман гамәл. Ни булса, шул булган инде. Шуңа күрә хәзер бөтен көчне киләчәкне уйлауга, шуны җайлауга, булдыруга, ныгытуга, котылгысыз, кагылгысыз итүгә салу фарыз.
Гомәр Бәширов. Миннән кайвакытны: