Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар


Скачать книгу
үзен аңларга кирәк. Ул – фәлсәфә. Тик төп нәрсә түгел. Ул – тормышның бер кушымтасы, тормышка ияреп бара торган нәрсә. Без – мөселман халыклар, ислам рухыннан. Безнең какшамаска тиеш булган оят хисебез, намус, вөҗдан җаваплылыгыбыз бар. Шуңа каршы барып кемгәдер иярергә тырышу безнең тормыш итү, яшәү кануннарыбызга ярашмый, нигезебезне какшата.

      Әмирхан Еники. Сүзебезнең сәбәпчесе булган Сәйфи Кудаш һәм аның олы иҗаты янә шул әдәп, гореф-гадәт, рух ныклыгы сакчысы иде дә инде. Хәер, андыйларны санап бетермәле түгел. Тукай шундый булмаганмы? Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт? Сәйфи Кудаш үз көченә, талантына карап, һәр заманның сулышын, шулардагы буынның халәтен язып килде. Кыскасы, ул татар һәм башкорт әдәбиятларын, Уфа белән Казанны тоташтырып торган нык күпер иде. Аның Тукайны «Аллага сыенган шагыйрь» дип, миңа язган 34 битле хатын дулкынланмыйча, рухланмыйча, сөенмичә укып булмый. Ә заманында «Тукай дәһриме, түгелме?» дип, бәхәс куертмакчылар иде. Менә шундый шәхесләрнең уяулыгы аркасында халыклар арасында хөсетлек, дошманлык кузгала алмый да иде. Сәгыйть Агиш, Наҗар Нәҗми, Баязит Бикбай, Гыйлемдар Рамазанов кебекләрне ничек бүлгәлисең? Бүлгәләнү, таркалу булмасын өчен, Сәйфи Кудаш Казахстан далаларында булып, кайчандыр үзе укыткан шәкертләрен табып, күрешеп йөргән.

      Гомәр Бәширов. Әйе, бүген без аның якты рухы, арабызда калган иман яктылыгы алдында баш иябез. Безнең белән башкорт туганнар да бик теләктәш калыр дип беләбез.

      БЕР СЕРЛӘШҮ СЕРЕ

      Ярлар үзе буенча аккан суны сагына. Шуның кебек, кайвакытны адәм баласы да үз тәненнән аккан канны сагынучан. Өч-дүрт ел элек язучылар бакчасы янындагы Аккош күлендә йөзәргә ниятләдек. Суга юлдашым эзеннән кермичә, янәшәсеннән үттем. Икенче адымда ук уң аягым табанын ләмдәге шешә пыяласы ярып җибәрде. Канны көчкә тыеп, йортка күтәрелгәч, Мөршидә апаны дәшеп алдык. Юата-юата, җылы тынын өрә-өрә дигәндәй дарулап (стрептоцид төймәләрен төеп), җәрәхәтне ипле генә бәйләгән иде. Гайшә-Фатыйма куллары бар диярсең! (Мөршидә апа дигәнем мәшһүр Сибгат аганың игелекле карчыгы инде.) Шул арада Хәсән Туфанның:

      Кайсыгызның кулы җылы –

      Бәйлисе бар йөрәкне, –

      дип язганы аяк табаныннан йөрәгем аша гөрләп узгандыр шикелле тоелды.

      Хәер, Сибгат аганың яраларны җөйләрдәй гамәлләре гомер бакый сулык-сулык тибеп торгандыр ул.

      «Әхәтнең кайгысын уртаклашам. Газетада күрдем. «Лит. Россия» хикәясен басты, повесте «Казан утлары»нда чыккан, пьеса бара, иҗат бара. Күңеле төшмәсен.

С. Х.31/Х.77».

      Әниебез вафатын Трускавецта укып белеп, Шамил Маннаповка язган хаты аша йөрәгем, җаным җәрәхәтен шулай җөйләп төзәткән.

      Гадилеге белән бөек шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән бик акыллы, фәлсәфи шигыре бар. Заманында ошбу әсәрне бәгъзеләребезгә ихластан үрнәк сурәтендә кабул кылган идек. Ни ди әле? Искә төшерик:

      Казан әле, Казан уянмаган.

      Яфрак белән яфрак


Скачать книгу