Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
аңлашылып җитмәве дә бик табигый, тик монысы өчен хөрмәтле укучыбыз үз-үзен шелтәләсен. Ошбу язучы күп очракларда әзерлекле, үзен аңлардайларны күздә тотып иҗат итә һәм ялгышмый. Бу фикерне раслау өчен, мисалга фәкать берничә вариантта язылган «Язлар моңы» повестеның бәхетле язмышын гына искә төшерик. Аның шартлы да, гаять тормышчан да алымнарга корылган сәхнә варианты татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. Шулай ук зиһенне кузгатырдай ачык, якты, ассоциатив, яңача метафорик сурәтләргә нигезләнгән «Әҗәт», «Кояшның салкын чагы», «Ак каен дегете», «Акчураның җир үбүе», «Бабай чишмәсе» кебек хикәяләре дөнья халыкларының уналты теленә тәрҗемә ителеп танылды. Бу фактлар Әхәт Гаффарның үз укучылары һәм тамашачылары күп икәнлеге турында сөйли.
Әгәр дә укучы классиклар, замандаш каләмдәшләре, зыялы артистлар, театр һәм музыка әһелләре турындагы мәгълүматларны белергә тели икән, ул аларны Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләре»нең дүртенче томыннан таба ала. Әлеге томны язучының метафорик, беркадәр ироник фикерләү сәләтен, урыны-урыны белән шактый зәһәр сарказм аша сугарылган мәкаләләренең бер энциклопедик җыелмасы дип тә санап булыр иде.
Әхәт Гаффар үтә сыгылмалы, кинаяле, бай татар телебезнең мөмкинлекләреннән киң файдалана. Бүген, газиз телебезне чикләп, гаять кыен шартларга куеп кысрыклаган бер заманда, аның матурлыгын, сафлыгын, куәтен халкыбызга, укучыларыбызга күрсәтү үзе генә дә зур игътибарга лаек. Әдип үзенең язмаларында гел шуңа басым ясый, текстта чит-ят сүзләрне кулланмыйча, туган телебездә иҗат итә.
Кайбер очракларда Әхәт Гаффар Н. В. Гоголь әсәрләрендәгеләрен хәтерләтерлек сурәтләргә дә күчә. Мондый хәл бигрәк тә «Богау» романы битләрендә күренеп тора. Бу әсәрне аның кызыклы эксперименты яисә яңа тәҗрибәләр мәйданы дип тә санап булыр иде. Чыннан да, һәртөрле фантасмагорик һәм мистик элементларны мул кулланып, бүгенге тормыш агышын сурәтләгән, яшәешебезнең күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрен күтәрергә яисә хәл итәргә тырышу үрнәкләре милли әдәбиятыбыз тарихында алай еш очрамый. Тик заманында бөек рус классигы, аеруча бер кыюлык белән шул юлга басып, гүзәл иҗат үрнәкләре тудырган бит! («Вий», «Диканька хуторы янындагы кичләр», «Коточкыч үч алу» һ. б.) Татар әдибе дә бүгенге реаль тормыш хәлләре янына, шуның янәшәсенә әкияти, фантастик дөнья галәмәтләрен китереп куя һәм шуның шартлы җирлегендә җәмгыятебезнең һәртөрле догмаларга, кешелексез, мантыйксыз тәртипләргә бирелеп, мәгънәсезлек упкынына тәгәрәп төшүебезне искәртә. Моны аңлау өчен, янәшәгә Тукаебыз заманнарыннан ук укучыбызга якын һәм таныш шүрәлеләр дөньясы тәкъдим ителә. Нәкъ әнә шул шүрәлеләр гавамы янында адәми затларның үз-үзләренең нинди богаулар тоткынлыгында көн итүләре, шул тоткынлыкка дучар булулары бик ачык күренә.
Бүгенге татар авылының гап-гади кешесе Ибрай Зәкуановның реаль тормыш белән аралаштырылган, әмма әкияти язмышы аша әдип байтак күп фәлсәфи фикерләр әйтергә тели – моны