Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
бөтенләй кереп бетте. Чишмә күзеннән дә тирәнрәге Чанышның күптән вафат булган Асылъяры күзләре генә булгандыр кебек. Асылъярның зәңгәр күзләре, чыннан да, шундый тирән иде. Чаныш шушыңа кадәр, хәтта иксез-чиксез хәтерендә һәм сагышында да аларның төбенәчә төшеп җиткәне юк әле.
Көчәнә-көчәнә һәм тешләрен кыса-кыса, тезенә таяна-таяна, чокырның ташлы ярына уелган баскычтан сулы чиләк күтәреп менгән Кадрәккә ул әкрен генә:
– Әйдә әле, – дип эндәште.
– Менеп киләм ич инде. Кая ашыктырасың? – диде Кадрәк. – Син мине тиккә сагалап йөрисең.
– Сагаламыйм инде, сагаламыйм. Бер нәрсә күрсәтәсем килә, – дип, Чаныш чиләк тоткычына үрелде.
Чиләкне икесе ике яктан тотып, алар түбәнгә, умарталык йортына таба юнәлделәр.
– Нәрсә бар? – дип сорады Кадрәк.
– Могҗиза.
– Һе, могҗиза! Тапкан куандырыр нәрсә.
– Җәһәтрәк атла инде. Бигрәк сөйрәләсең.
– Кая ашыгасың?
– Минме?
– Син.
– Ашыга дип… Качмый анысы.
– Җук. Син гел ашыгасың. Чәчәкләрне ничек иснәгәнеңне күрми дип беләсеңме әллә?
– Иснәсәм суң. Шуннан ни булган?
– Иснә, миңа жәл түгел.
– Ә ник сукранасың?
– Сукранмыйм. Тик алай иснәмә.
– Алай дигәнең ничек була инде ул?
– Шулай инде… соңгы тапкыр иснәгән шикелле. Ашыгуың шуннан күренә.
Улының тел төбен аңласа да, Чаныш:
– Кая ашыгам? – дип сорады.
Кадрәк, аяк астына карап:
– Шунда инде… Ашыкма әле, әти, – диде.
Һаман шул – ялгыз калудан курка, дип уйлады Чаныш.
– Яхшы, улым, – диде ул, нык итеп. – Чәчәкләрне бүтән соң мәртәбә иснәгән шикелле иснәмәм.
– Шулай булгач, мине әллә ниткән могҗизалар белән котыртма. Без аларны күп күргән инде. Шаккатыра алмассың.
– Күреп бетермәгәнбез икән шул әле.
Чаныш улының үзенә төбәп караганын сизде.
– Өйгә керик, әти. Ятып тор. Самавыр куеп җибәрермен. Чәй эчәрбез.
– Аннары эчәрбез. Башта могҗизаны күрсәтим әле. Әйдә әле, әйдә.
Агачлыктан чыккач, ул түбәнгә, су читенә ишарәләде:
– Күрәсеңме? – дип сорады.
Кадрәк, кулын каш өстенә куеп, аска, су яктылыгына карады.
– Ни бар суң анда, әти? – диде ул, сузып кына.
Чаныш чиләкне, үзенә алып, өйалды баскычына куйды да подвалга таба төшеп китте. Артка әйләнеп карамаса да, улының үз артыннан ияргәнен сизде.
– Менә, – диде ул, Кадрәкне алга уздырып. – Балык булыр бу.
– Әстәгъфирулла! Балык түгел бу. Чыннан да, могҗиза лабаса!
Чанышның бая ләмдә калган эзләренә баса-баса, Кадрәк балыкның койрыгы янына үтте. Аны сөякчел бармак очлары белән генә капшагач, Чаныш кузгаткан тәңкәне җайлап куйды.
– Әйе, балык икән шул, – диде ул тын гына. – Тикмәгә генә килмәгәндер ул монда. Синең чәчәкләрне тиешенчә иснәмәвең хак икән.
Улын