Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
партийный башы белән «ашаса», тагы да әшәкерәк булыр иде, – диде директор, мәгънәле генә елмаеп. – Менә ни өчен мин иптәш Симаков таләбе белән һич килешә алмыйм. Юк, Сабитов кебек тәҗрибәле работникны чыгарып җибәрергә ярамый. Ул әле безгә бик кирәк. Ләкин мин моның белән Сабитовның кимчелекләренә күз йомыйк, гаепләрен кичерик дип әйтергә җыенмыйм. Һич юк… Менә ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Мин әле үзем бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен. Ә инде безнең ОРСта, гомумән, законсыз «ашау»лар, урлаулар бетсен өчен, җәмәгать контролен көчәйтергә кирәк. Сәүдә работникларын куып бетерү ул – иң ансат юл, ә менә аларны тәрбияләү, аларның эшенә көн дә күз-колак булып тору – бусы инде шактый авыр юл, әмма бердәнбер дөрес юл…
Билгеле инде, берәү дә аңа каршы чыкмады, хәтта Симаков та, чыраен сытып, телен тешләргә мәҗбүр булды. Завод директорларының авторитетлары һәм хокуклары гаять зур иде, аларның әйткәннәре закон булып йөри иде, һәм Симаков, яңа кеше булса да, моны бик яхшы белә иде. Әлбәттә, директорның әйткәннәренә карап кына, аның Зөфәр турындагы фикере һич үзгәрмәде, ләкин бюрода утыручылар барысы да, ихластанмы-түгелме, «хуҗа» сүзенә кушылгач, хәзергә аңа да тыелып калудан башка чара юк иде. Бөтен хикмәт шунда ки, директорның ашыкмыйча, җайлап кына, әмма бик төпле итеп сөйләгән сүзләренә каршы куярлык дәлилләре аның җитәрлек түгел иде, ә Зөфәр кебек оста яраша һәм яшеренә белгән карьеристны ялангач кул белән генә якасыннан алып булмаячак икән. Димәк, вакыт кирәк, фактлар кирәк… Ләкин бу ихтыярсыз чигенү Симаковның солдат табигате өчен бик авыр иде булса кирәк, гүя менә бөтен кырыс кыяфәте белән ул: «Туктагыз, мин сезгә әле мактаулы коммерсантыгызның кем икәнлеген бер килеп күрсәтермен!» – дип әйтеп тора иде.
Шулай итеп, майор Симаковның кисәк кенә сикереп сугарга азаплануыннан Зөфәр Сабитовка берни дә булмады, директор үзе аны яклап калдырды, куркыныч үтте, яңадан тыныч көннәр килде. Билгеле инде, ул соңыннан барлык тәнкыйть-кисәтүләрне берсүзсез кабул итте, эшен яхшыртырга вәгъдәләр бирде, ләкин, шуның белән бергә, үзе өчен генә тиешле нәтиҗәләрне дә ясап куйды: моннан соң бик сак булырга, Симаков кебекләр тирәсендә бик уяу йөрергә, «хуҗалар»га тагы да ныграк елышырга, үз кулы астындагы кешеләргә катырак торырга, ә чамасыз комсызлана башлаган кайберәүләрдән котылырга да кирәк булачак. Кыскасы, эш интересы белән баш интересын гел бергә килештереп барырга тиеш ул. Оста җитәкчелекнең сере шунда бит!
Асылда исә, егетнең корган планнары, теләк-уйлары берсе дә үзгәрмәде. Һичшиксез, моннан соң да аның тормышы иске эздән барачак, ягъни әйбәт кенә эшләп, үз рәхәте өчен яшәргә тиеш булачак.
Зөфәр уенча, бу бер аның гына кагыйдәсе түгел. Барлык кешеләр дә тормышта шул кагыйдә буенча яшиләр. Уку, белем-һөнәр алу, зур урынга, карьерага омтылу – барысы да кешенең иркенрәк, мулрак, рәхәтрәк яшәргә теләвеннән килә. Хәтта кайберәүләр, «денем өчен түгел, көнем өчен» дип, партиягә дә керәләр