Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
шундый да чибәр, шундый да сөйкемле булыр икән адәм баласы!.. Күзләре чем-кара, кашлары нечкә, керфекләре озын, түбән генә карап тора үзе… Ә буе-сыны – гөл сабагы инде, гөл сабагы! Килмәгән бер генә җире дә юк!.. Озак тормады кызый, әтисеннән күпмедер акча сорап алды да чыгып китте. Кәстрүлдә күпереп торган пәрәмәчләр булып чыкты. Җиһанша абзый мине дә кыстады… Ие, э-э! Кыз чыгып киткәч, Җиһанша абзыйга әйтәм, күз тимәсен, бик матур туташыгыз бар икән, мин әйтәм. Әйе, ди Җиһанша абзый, төпчегебез бусы, менә үстереп җиткердек инде, ди… Шул чакта кылт итеп син искә төштең, Зөфәр, син!.. Карале, дим, эчемнән генә, әгәр сиңа насыйп кыз булып куйса бу туташ, дим, ә, шайтан алгыры?! Моңардан да шәпне эзләп торасы да юк ич!.. Дөресме?.. Шулай да Җиһанша абзыйдан читләтеп кенә сорашам: укыймы, эшлиме, әнисе янында гына торамы?.. Әтисе әйтә, урта мәктәпне бетерде, ди, аннан частный рәвештә музыкага өйрәнде, ди, хәзергә әле өйдә генә тора, ди. Мин әйтәм, җиткән кызны озак асраудан мәгънә юк, Җиһанша абзый, берәр әйбәт кенә кеше кулына тапшырырга кирәк, дим. Анысы шулай инде, ди Җиһанша абзый, үзебез дә ул хакта уйлаштырабыз, язганы тагын ни булыр, ди… Һи, уйламыйлармы соң инде, тим паче ир затына менә мондый кытлык бер заманда?.. Беләсеңме, Зөфәр туган, бу эшкә чынлабрак тотынганда, берьюлы ике куянны атып булачак монда. Кызлы да, маллы да булып калырсың, валлаһи! Төпчекләре бит, бүтән юк, уйлап-чамалап кара!.. Вәт менә сиңа шул!
Зариф абзый, тавышын бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп, дәртләнеп һәм тирләп бу озын сүзен, ниһаять, сөйләп бетергәч, ике куллап битен-күкрәген кат-кат җилләде дә суынган чәенә иелде. Зөфәр абыйсының сүзләрен тыштан артык кызыксыну күрсәтмичә тыңлады, сораулар бирергә ашыкмады һәм, ни уйлаганын сиздермичә, тыныч кына утыра бирде. Таибә абыстай, шуңа бераз пошынып булса кирәк, дәү улының сүзләрен куәтләргә ашыкты:
– Улым, абыең әйткәннәрне ишеттең инде, – диде ул, җитди генә сүзен башлап. – Син яхшы гына колак салсаң иде. Аллаһы Тәгалә үзе безгә шулай туры китереп, юл ачып тормыймы? Белмәссең, тәкъдиргә язылган булса. Мин үзем дә белешеп-сорашып карадым. Бер дә күңелгә ошамас нәрсә ишетмәдем. Бик әйбәт гаилә, бик әйбәт кешеләр икән. Кызның әнисе, кем, Мәфтүхә ханым да бик җитеш гаиләдән чыккан, бик уңган, бик акыллы бер хатын икән. Ире Җиһанша турында менә абыең әйтте инде. Андый дөнья күреп, бөтенлек белән торган кешеләрнең баласы да, билгеле, күркәм, инсафлы булырга тиеш. Йә, ни дисең, улым?
Зөфәр, иңбашын җыерып, сүз таба алмыйчарак торды:
– Ни диим? Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Ләкин бу мәсьәләдә әти-әнисенә карап кына хөкем итеп булмый ич! Ул кыз минем өчен, руслар әйтмешли, капчыктагы мәче бит әле. Күрмичә-нитмичә!
– Сөйләп бирдем ич инде: кыз – мировой, үзе шундый нәгыз!..
– Анысы тагын ничек була?
Зариф абзый куллары белән нидер ишарәләп күрсәтмәкче булган иде дә әнисенә карап алгач тыелып калды.
– Юк, шулай да әллә ничек кенә килеп чыга әле бу, – диде Зөфәр, ихтыярсыз елмаеп. – Борын заманның байбәтчәсен өйләндерергә җыенган шикелле…
Таибә абыстай, хәтере калып, улының сүзен бүлде:
– Берәү дә сине алай өйләндерергә җыенмый.