Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники


Скачать книгу
әйтүе булдымы инде, Хода белсен!..

      Төпчек кенә кыз икән, музыкага да өйрәнгән икән. Бәлки, чынлап та, гөлчәчәктәй гүзәл, нәфис, оялчан, назлы бер туташтыр ул, Гамбәр?! Юк, аңа игътибар итмичә һич мөмкин түгел.

      Шулай ук әти-әнисе турындагы сүзләр дә игътибарга бик лаек. Торгсин, ювелирторг, алтын-көмеш – боларның берсен дә исәптән чыгарырга ярамый, әлбәттә. Һичшиксез, уйларга, чынлап уйларга кирәк бу көтелмәгән димләү турында. Ихтимал, табылырга торган бәхет шул үзедер инде…

      Шулай уйлады, шулай хыялланды Зөфәр, һәм күңеленнән «Гамбәр, Гамбәр» дип акрын гына кабатлап утырган чакта, кинәт бик ачык булып, йөрәген сискәндереп, аның күз алдына Рәшидәсе килеп басты.

      XIII

      Ул аны күптән күргәне юк иде инде. Соңгы тапкыр алар апрель ахырында – Рәшидә язгы чәчү өстендә концертлар биреп йөрер өчен филармония бригадасы белән авылларга чыгып китәр алдыннан очрашканнар иде. Хәзер июль уртасы, димәк, өч айга якын вакыт үтеп киткән. Рәшидә, билгеле, әллә кайчан ук кайткан булырга тиеш. Ә Зөфәр моңарчы аны табарга да, күрергә дә тырышып карамады. (Рәшидә исә соңгы вакытларда үзе башлап шалтыратмый иде инде.)

      Шуны әйтергә кирәк: Зөфәр Рәшидәне үзе өчен лаек хатын дип тапмагач һәм аңа өйләнү дигән нәрсә күңелендә булмагач, ике арадагы мөнәсәбәт шулай акрынлап өзелер дигән өметтә йөри иде. Ул моны, билгеле, бик тели дә иде, шуңа күрә, күпме генә озак вакыт узмасын, ничек тә очрашудан, күрешүдән тыелырга тырыша иде. Ләкин, шуның белән бергә, ул аны һич оныта алмый иде, сагына иде һәм менә вакыт-вакыт, бөтен салкын исәпләрне бер читкә ташлап, тизрәк Рәшидәне табарга, аның белән бергә булырга ашкына иде.

      Рәшидә Зөфәрнең болай бер ераклашып, бер якынаеп йөрүен ничектер сизеп бетерми иде. Иң элек ул үзе, еш кына гастрольләргә чыгып киткәнлектән, икешәр-өчәр ай югалып тора иде. Аннары очрашкан чакларда, Зөфәр аны чын сагыну белән иркәли-сөя иде, ә озак вакыт күренмичә торуын эше-мәшәкате бик күп булу белән аңлата иде. Шулай итеп, Рәшидәнең күңелендә уяна башлаган бөтен шикләре, үпкәләре тарала да бетә иде. Ләкин шулай да яшь ханым соңгы вакытларда беркадәр үзгәрә төште; электәге кебек очрашу шатлыгыннан күбәләктәй очынып тормый ул, Зөфәрнең сөюләрен, артык дәртләнмичә, ничектер эчке бер тыелу белән кабул итә, гомумән, күңелендә гел борчып торган авыр уе бар шикелле, үзен шактый моңсу-басынкы тота иде. Зөфәр аңардагы бу үзгәрешне сизмичә калмады, әмма барыбер киселәсе сынык булгач, ул хакта борчылып та тормады.

      Инде менә горизонтта Гамбәр туташ күренүгә, ул кинәт Рәшидәне исенә төшерде. Алай гына да түгел, яшь туташ юньләп күзенә дә чагылырга өлгермәс борын, каршысына, гүя аны каплап, бөтен сокландыргыч килбәте белән Рәшидәсе сүзсез-тын гына калкып чыкты. Бу хәлгә Зөфәр үзе дә гаҗәпләнә калды. Ләкин сәбәбен эзләп тормады, бары тизрәк аны күрәсе килде… Билгеле, салкын акыл белән уйлаганда, Зөфәр моны теләмәскә, теләгән тәкъдирдә дә күрү-очрашудан, һичшиксез, тыелырга тиеш иде. Чөнки Гамбәр туташ белән танышырга торганда, Рәшидәне күрү һәм сүнеп барган ялкынны яңадан көйрәтеп җибәрү аның өчен


Скачать книгу