Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
соң?.. Әлбәттә, ул, өйләнмәгән ялгыз егет, яратып йөргән кешесен үзенең иркен, бай йортына алып кайтса да, әллә ни гаеп эш булмас иде. Ләкин аны өйгә алып кайту, бигрәк тә әнисе карчыкка күрсәтү – бу мәсьәләгә җитди төс бирү, ә яшь ханымны ни беләндер өметләндерү булып чыгачак. Юк, болар берсе дә ярамый иде, билгеле… Аннары ул, Зөфәр, гомумән, Рәшидәгә кайда, ничек торуын да ачып бетерергә теләми иде. Гамбәр туташка күрсәтү мөмкин булыр иде, ә Рәшидәгә юк, ярамый әле… Бик четерекле, идеалист хатын, әллә ни уйлавы мөмкин. Иң яхшысы – читтә, аулакта, күзгә-күз генә очрашу инде, әлбәттә.
Бакчага килеп кергәч, ул, ерак китмичә генә, агач күләгәсендәге бер эскәмиягә барып утырды. Сәгатенә карады. Өч тулырга унбиш минут вакыт бар әле. Әгәр Рәшидә филармониядән туры гына килсә, әнә шул Куйбышев урамына караган капкадан килеп керергә тиеш. Тик соңга гына калмасын иде. Шәһәрдә Зөфәрне белүчеләр күп, йә берәрсе очрап, янында туктала башлар. Үткән-сүткәннәргә йөзен бик үк күрсәтмәс өчен, ул тезләренә таянып иелебрәк утырды. Шул ук вакытта аның теге капкадан да күзен бер дә аласы килми иде. Кинәт борчылып уйлап алды: әгәр шуннан Рәшидә берәр сәбәп аркасында килмичә калса нишләр ул? Андый хәл була гына күрмәсен, югыйсә яңадан шалтыратырга, эзләргә, икенче бервакыт билгеләргә туры киләчәк.
Юк, әнә ул үзе түгелме соң?.. Әйе, шул ич, шул, Рәшидә!.. Өстендә кыска җиңле, ачык изүле юка гына күлмәк, башында чуар ефәк косынка, аягында кызыл чүәк – үсмер кыздай, кулындагы сумкасын селкә-селкә, вак-вак атлап, җиңел генә килә ул!
Зөфәр аны урыныннан торып каршы алды. Кызның сузган кулын кысып күреште дә, җибәрмичә сак кына тотып, янына утыртты һәм бер сүз әйтмәстән бик текәлеп, аның күзләренә, йөзенә, ачык муенына карый башлады. Рәшидәнең йөзе дә, муены да, ялангач беләкләре дә тигез генә булып шактый нык каралган иде – авыллар арасында озак йөреп кайтканга күрәдер инде бу… Хәтта ул ничектер ябыга да төшкән кебек иде. Тик шуңарданмы, әллә тар, юка күлмәк кигәнлектәнме, түшләре генә тагы да тулыланыбрак киткән төсле иде.
Зөфәрнең болай бер сүз дәшмичә, юри тикшереп чыккандай бик сынап-текәлеп каравыннан Рәшидә, уңайсызланып, бер кызарды, бер елмайды, ахырда түзмәде – учы белән аның күзен каплагандай итте:
– Карамагыз инде ул хәтле… Миңа уңайсыз ич!
– Карыйм… Карамыйча булдыра алмыйм!
– Нишләп алай?
– Сагындым! – диде Зөфәр, тирән-татлы сулап.
Рәшидә кискен генә башын чайкады:
– Юк, ышанмыйм мин моңа!
– Ни өчен?
– Ни өчен дип… үзегез дә беләсездер инде… Сагынган кеше айлар буенча югалып тормый бит.
– Их, Рәшидә бәгърем! – диде Зөфәр, авыр көрсенеп. – Га- епләргә ашыкма син, менә сөйләрмен, үзең дә аңларсың!.. Ә хәзер безгә, вакытны әрәм итмичә генә, берәр җиргә бару турында уйлашырга кирәк.
– Нигә, шушында гына сөйләшеп утырсак ярамыймыни? – диде Рәшидә, ни өчендер Зөфәрдән күзләрен яшереп.
– Куйсана, Рәшидә, әллә нидә бер очрашып, моның кебек кеше йөреп