Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
өлкәсендәге бер район мәктәбендә озак еллар казах һәм уйгур балаларын укытып тора. Шунда әкренләп үзенә йорт кора, хуҗалыгын булдыра, ут астыннан алып чыккан малаен үстерә, Ташкентка җибәреп вуз бетертә – кыскасы, бер эзгә төшкән тормыш үз җае белән һаман алга таба тәгәрәмәктә, искечә әйтсәк. Хәзер инде Бибинур пенсиядә, яңадан иргә чыкмады ул, гомерен уздырган җирдән һәм мәктәбеннән читкә китмичә, шунда хөрмәт казанган карт мөгаллимә булып, ялгызы тыныч кына яшәмәктә. Ачы язмышның ахыры әнә шундый, рөхсәт итсәгез, бәхетле дияргә дә ярый, минемчә.
Идюк белән Шамилне 1934 елның салкын кышында миңа бер кайтып күрергә туры килгән иде. Ул чакта җиңгәчәй сүтеп алынган йортның бәрәңге базын землянка итеп, шунда ике баласы белән торып маташа иде. Бер чыбык заты да күренмәгән, кәфендәй ап-ак кар баскан ялан кадәр ихатаның читендәрәк әз генә чыгып торган калай морҗаны шәйләп, шуңа таба тар гына сукмактан барып, траншеядай аралыктан түбән төшеп, землянкага барып кергәч, мин, атларга урын тапмыйча, ишек төбендә үк тукталып калдым. Бу чын мәгънәсендә баз иде, анда учак та казан һәм кечкенә бер сәке – башка берни дә юк… Сәкедә киндер күлмәк-ыштаннан, яланбаш ике малай утыра, инәләре күренми, каядыр чыккан, ахрысы. Мин малайларга дәшәм – җавап бирмиләр, «Инәгез кайда?» – дип сорыйм, юк, дәшмиләр. «Мин бит абыегыз булам, дәдәгез…» – дип тә карыйм, барыбер тавышларын чыгармыйлар, тик шунда күзләрен тутырып миңа карап торалар. Тагын шунысы гаҗәп: аларның бу карашында ятсыну да, уңайсызлану да һич сизелми, бары кешедән бизүгә охшаган ниндидер бер җан салкынлыгы гына чагыла иде. Менә җиңгәчәй дә кайтып керде, мине күреп исе китте. «Әй, Әмерханым, Әмерханым» дип елап та алды. Мин исә бер теземне кочаклап, башымны юри югары каерып (гүя шулай иткәч, күздән яшьләр бәреп чыкмаска тиеш иде), таш сындай катып, сәке кырында тик кенә утыра бирдем. Җиңгәчәйдән юньләп берни сораша да алмадым, тәкатем җитмәде, хәер, ул үзе хәзерге хәлләрен бераз сөйләп аңлатты. Зөләйхадан ярдәм һаман килгәләп тора икән, шуның өстенә җиңгәчәй каен тузыннан сагыз кайнатып, хатын-кыз арасында саткалый икән, шулай итеп көннәрен көнгә ялгап баралар икән әле. Шөкер, ди, ачыкканыбыз юк, ди җиңгәчәй бичара!.. Татар хатыны шул.
Бу минем сугышка чаклы Каргалыга соңгы кайтуым иде. Күп еллар узгач, мин Ялтадан кайтышлый Севастопольдә Шамилне эзләп таптым. Землянкада дәшми утырган кечкенә малай хәзер чын ир-егет булган. Атасына бик охшаган, шундый ук чандыр, төз гәүдәле, аксылрак чырайлы, туры борынлы, бәлки, буйга бераз кайтышрак булыр… Атасы кебек җитез, хәрәкәтчән, ачык күңелле, сүзгә дә юмарт икән. Ул хәрби флотта хезмәт иткән, укыган, квалификация алган, мин күргәндә дә хәрби корабларда электрик булып эшли иде. Өйләнгән, баласы бар. Севастопольнең үзендә яңа квартирада тора. Әйтергә кирәк, Севастопольдә теләсә кемне тотмыйлар, димәк, Шамил монда торыр өчен тулы ышаныч та казанган.
Атасын бөтенләй хәтерләми, әмма сурәтен генә булса да бик күрәсе килә икән. Миннән дә: «Атакайның карточкасы сездә булырга