Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
калырга тиеш иде. Ләкин мин кайтып йөргән чакларда, ул һаман искечә зур иде, тоташ иде, таралганы һич тә сизелми иде. Тыгыз утырган зур авыл үзенең йөзен тиз генә югалтмый, күрәсең. Әмма Каргалының чынлап үзгәрүе (дөресрәге, таралуы) сугыш вакытында һәм сугыштан соң башланды булса кирәк. Әйтергә генә ансат, Ватан сугышы фронтларында Каргалының биш йөз кешесе ятып кала. Теге вак авылларны кертеп исәпләгәндә дә бу коточкыч зур югалту! Алар барысы да бит йорт башы яки йорт терәге ирләр… Мондый югалтудан соң авылың бөтенләй юкка чыгып бетсә дә гаҗәп түгел. Әмма Каргалының беткәне юк. Ул яши, өтелеп, сирәкләнеп калса да, һаман шул Каргалыкай буенда утыра ул. Тик кешеләре инде башка – сугыштан соң туган, өлгергән кешеләр. Борынгы картлар юк, беткән алар, булганнары исә минннән олырак яки минем яшьтәге картлар (бик күп малайлардан сирәк кенә сакланып калган замандашларым дияр идем мин аларны)… Шулай ук читтән килеп утыручылар да бар булса кирәк. Кайчандыр аерылып чыккан Зиреклебашны яңадан төп авылга күчергәннәр. Кыскасы, чишмә типкән, үлән үскән җирдә тормыш бетми – һаман дәвам итә ул. Бәрәкәтле җир кешеләрне үзенә җыя да, бәйли дә, тик аңа иминлек белән тынычлык кына булсын!
Хәзерге вакытта Каргалы терлек симертү совхозының бер бүлеге икән. Бу бик әйбәт хуҗалык булырга тиеш, чөнки Каргалының мал йөртерлек җирләре күп, элекке заманда да авылдан унбиш көтү чыга торган булган.
Һәрбер зур авылдагы шикелле Каргалыда да халык бик чуар иде. Барысы бер яктан килүләренә һәм тел-гореф җәһәтеннән бертөсле үк булуларына карамастан, алар арасында шактый зур аерма да яшәп килгән. Иң элек алар сословиеләргә бүленгәннәр: күпмедер өлеше морзалар, калганнары исә гади крестьяннар. Бу соңгылары да төрле тамырдан чыгып, төрле исемдә йөргәннәр: «Мулла халкы» (Янгуразовлар), «Азый халкы» (Азиевлар), «Бүре халкы» (Килмәмитовлар)… «Мулла халкы»ның исеме кайдан алынганын югарыда әйткән идем инде (минем инәй шул халыктан), «Азый халкы» дигәне кеше исеме белән бәйләнгән булса кирәк, ә менә «Бүре халкы» дигәнен мин, күпме сорашсам да, ачык кына белә алмадым. Аларны усал, кара халык диләр иде, шуның өчен генә «бүре» кушканнармы, әллә моның бик ерактан килгән башка берәр тамыры да бармы – билгесез7*.
Бу әйткәннәрдән тыш авылда бер үк фамилия йөрткән һәм бер тирәдәрәк оешып утырган ваграк төркемнәр дә бар иде – мәсәлән, Утяшевләр, Мамлеевлар, Сундюковлар… Боларның да бер ишеләре морза (Мамлеевлар), икенчеләре исә (Утяшевләр) бу дәрәҗәдән мәхрүм. Билгеле инде, сословиеләр арасында тигезлек булуы мөмкин түгел. Димәк, үзара мөнәсәбәтләр дә шуңа карап йөргән: морзалар үзләрен өстен санаганнар, «түбәннәр» белән аралашмаска тырышканнар, мәсәлән, «Бүре халкы»ннан кыз алмаганнар, кыз бирмәгәннәр. Гомумән, алар нәсел тикшерергә яратканнар, борын еш кына ишетелә торган «затлы» яки «затсыз» дигән төшенчә дә әнә шуннан килеп чыккан булса кирәк. Менә ни өчен морзалар элек-электән үк бары үзара (аерым очракларны исәпләмәгәндә) кыз алышып, кыз бирешеп килгәннәр һәм
7
Нурихан Фәттах, мәсәлән, борынгы төркиләрнең символы бүре булган, ди. – Ә. Еники искәр.