Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
дә килеп җитә. Алар җиде-сигез чакрымдагы Сынны авылында тукталып, шуннан берничә җайдакларын Каргалыга «ультиматум» белән җибәрәләр: «Давай, сез дә безгә кушылыгыз!..» Ә Каргалы – зур авыл, исемле авыл, әгәр ул кушылса, тирә-яктагы ваграк авыллар да күтәрелеп чыгачак, имеш. Нишләргә? Авыл хәрәкәткә килә, кайный, шаулый, ике көн өзлексез җыен дәвам итә. Берәүләр чыгу, кушылу ягында, икенчеләр катгый рәвештә каршы… Ахырда, бәхәсне хәл итәр өчен, Каргалы мәктәбенең мөдире Гыйниятулла Терегуловны җыенга чакырып китерәләр. Әйтергә кирәк, сәнәкчеләрнең бер кабахәт эше – мөгаллим һәм мөгаллимәләрне үтереп йөрү булды, ә Каргалыда инде мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, халыкның укытучыларга хөрмәте зур, чөнки укытучыларны үзе күп биргән авыл. Гыйниятулла абзый, билгеле, халыкны сәнәкчеләргә кушылмаска өнди, кушыла калсалар, Каргалыны харап итәчәкләрен әйтә. Аннары сәнәкчеләр хәрәкәтенең контрреволюцион бер фетнә генә булуын, тиздән аның басылачагын яки үзеннән-үзе сүнеп бетәчәген аңлата. Халыкның бит күпчелеге каршы бу фетнәгә, юк, кушылу асла ярый торган эш түгел, Каргалы өчен бу гомерлек бер кара тап булып калачак. Һәм соңыннан ул җәзасын да күбрәк күрәчәк!
Менә шуннан соң җыен кушылмаска дигән карарын чыгара. Инде хәзер бу карарны Сынныда көтеп яткан сәнәкчеләргә җиткерергә кирәк. Кемгә тапшырырга моны? Әгәр чын булса, бу хәтәр эшне Нигъмәтулла дәдәкайга йөкләгәннәр икән. Ул яхшы атка иярсез генә атланып Сынныга киткән, барып җиткәч, сәнәкчеләрнең башлыклары янына кереп тормыйча, тик авыл урамының бер очыннан икенче очына чаклы: «Халык, ишетегез! Каргалылар кузгалмый, каргалылар кушылмый!» – дип кычкырып узган, имеш. Аның артыннан сәнәкчеләр чыгып, Каргалы чигенә җиткәнче куа килгәннәр, ләкин куып җитә алмаганнар…
Моны миңа, Нигъмәтулла дәдәкай югалганнан соң, Мәдинә җиңгәчәй сөйләгән иде. Чынмы, дөресме бу?.. Ышаныр өчен тагы кемнәндер ишетәсе килә иде. Ләкин кемнән, бик күп еллар узган, ул вакыйгаларның шаһитлары да калмаган диярлек… Һәм менә 1979 елның җәендә Уфага баргач, мин әлеге Каргалы җыенында халыкны сәнәкчеләргә кушылмаска өндәгән Гыйниятулла абзыйның үзеннән сорадым: «Нигъмәтулла дәдәкайның Сынныга җибәрелүе дөресме-түгелме?..» «Дөрес булуы бик мөмкин, – диде Гыйниятулла абзый. – Күп еллар узса да, яхшы хәтерлим, җыеннан соң күрше авылларга атлар чаптырдылар. Ә Сынныга Нигъмәтулланың җибәрелүенә мин бик ышанам, чөнки ул араларында иң кыю йөрәкле, алгыр кеше иде, мәрхүм…» Шулай диде Гыйниятулла абзый – вакыйганың үзәгендә булган кеше!
Инде Каргалы тарихыннан тагын бер борынгырак вакыйганы да искә төшерик. Бу – Әси карак вакыйгасы.
Хәзер ничектер, әмма мин малай чакларда Каргалыда Әсинең исемен һәм аның көен ишетмәгән кеше булды микән?! Аннан соң инде бик күп еллар узды, буыннар алышынды, Каргалы таралды – ихтимал, Әси үзе дә һәм көе дә әкренләп онытылгандыр яки онытылып барадыр. Ләкин бөтенләй үк онытылмасын иде ул. Түбәндә сөйләнәчәк вакыйганың моңа хакы бардыр дип ышанасым килә.
Хуш, кем соң