Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
калыр өчен сенат таләбенә риза булалар. Авыл үз кешеләрен яхшы белгәндер инде, менә шул нигездә Әси белән Сәлиәсгарның иң якын иярченнәреннән егерме кешене күрсәтеп бирәләр. Шул рәвешчә, Каргалыдан барлыгы егерме ике гаиләне, хатын, бала-чагалары белән бергә, Себергә (Якутск губернасына) сөргенгә куалар. Алар киткәндә, бөтен авыл кузгала, тәкбирләр әйтеп, хәер-догалар теләп, карты-яше елашып озатып калалар. Авыл халкының Әси каракка бернинди ачуы да, үче дә булмый, киресенчә, аны гайрәтле дә, үзенчә гадел дә бер кеше итеп яраталар һәм хөрмәт итәләр. Моның шулай икәнен халык арасында бик тиз таралып өлгергән «Әси карак» көе үзе дә ачык күрсәтеп тора. Бу көйне Әси үзе чыгарган, имеш, диләр. Һәрхәлдә, сүзләре аныкы булырга тиеш. Китәр алдыннан Каргалы тавына менеп, авыл өстенә карап җырлаган, имеш. Менә аның кайбер җырлары:
Менәр идем тауның башына,
Утырып җырлар идем кашына.
Киткән җирләрдин исән кайтсам,
Тарих язар идем ташына.
Туры атыкаем-малыкаем,
Атламыйсың, сикереп чабасың,
Туры атыкаем-юлдашкаем,
Ятлар кулына инде каласың.
Бу бик моңлы озын көй. Минем атакай да аны еш кына җырлый торган иде. Хәзерге вакытта сиксән алты яшьлек апам Срур тутакай исенә төшергәндә әкрен генә җырлаштыргалый. Аның бу көйне һәм үзе белгән Каргалының тагын кайбер көйләрен җырчылардан кемгә дә булса биреп калдырасы бик килә иде. Минем үтенүем буенча, Мәхмүт Нигъмәтҗанов Мәскәүгә бер баруында Срур тутакайда булып, аңардан һәм якын туганыбыз Зөләйхадан ул көйләрне магнитофонга язып та алды. Бәлки, югалмас, бәлки, сакланыр да әле Каргалының ул борынгы гаҗәеп көйләре!
Әсәдулла Еникеев – «Әси карак»ның соңгы гомере турында берничә генә сүз. Егерме биш елдан соң ул Себердән Уфага кайтып, шунда үзенә йорт алып, күпмедер вакыт яшәп кала. Каргалыга да кайта ул һәм безнең өйдә кунак та булып китә. Ап-ак сакаллы, мәһабәт картның сезнең өйдән чыгып, җигүле чанага ипләп кенә утырып киткәнен үзем күреп тордым, агакай аның тун чабуларын кыстыргалап, капкага чаклы озатып калды, дип сөйләгән иде миңа Срур тутакай. Димәк, Әсәдулла үзенең туган авылында искечә һаман да мөхтәрәм бер кеше булып саналган.
1907 елны Әсәдулла бабайны ни өчендер яңадан кулга алалар һәм шунда – Уфа төрмәсендә ул вафат та була. Билгеле, бу батыр йөрәкле кешене бары гади карак дип кенә тану дөрес булмас иде. Рус самодержавиесенә һәм боярларына каршы ниндидер ачу, үчлек ята, минемчә, аның бу хәтәр-кыю хәрәкәтендә. Кара реакция елларында патша хөкүмәтенең аны икенче тапкыр төрмәгә ябып, ниһаять, шунда үләргә мәҗбүр итүе дә әллә кайчангы караклыгы өчен генә булмас, әлбәттә. Ул заманда гади караклар һәр авылда диярлек очрап торган, әмма Әси кебек легендага әверелеп, җырларга кереп, халык хәтерендә яшәгәне меңнән бер генә!
Әсәдулла бабайдан һәм аның җырыннан аерылганчы, гомумән, Каргалы көйләре турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер, ахрысы. Әйе, Каргалының үзендә генә җырлана торган