Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
кичерә торган чагы. Күпне аңлый, күпне тоя, әмма акылы, әмма бәгыре бер дә ныгып җитмәгән әле.
Ә аталары Гали абзый – үгездәй таза, кызыл чырайлы кеше – балаларына һәрвакытта каты бәгырьле, каты куллы булды. Дөрес, ул аларны ашау-эчү, кием-салым җәһәтеннән бервакытта да кысмады – мул ашатты, әйбәт киендерде. (Итчеләр, гомумән, таза ашап яшиләр иде.) Әмма инде үз ихтыярына буйсындыруга килгәндә, аның сүзе-хөкеме һәрвакытта бик коры-каты булды. Балалары каршы әйтү түгел, аңа күтәрелеп карарга да куркалар иде. Өстәл әйләнәсенә җыйнаулашып ашарга утыргач, табында беркем бернәрсә сөйләми, авыз шапылдатудан башка тавыш та юк, инде малайларның берәрсе ни өчендер шыңшый башласа, аталары аңа күзенең агы белән бер генә карап куя – малай, җаны табанына киткәндәй, шунда ук тып-тын була. Шулай сөйли торган иде Мәхмүт атасы турында.
Гали абзый, җәмәгатен җирләгәч, озак та тормыйча үз авылыннан Мәликә исемле яшь, чибәр, таза хатын алып кайтты. Балалар өчен ятимлеккә үгилек тә өстәлде. Мәликә апаның ул балаларга мөнәсәбәте, бәлки, начар да булмагандыр, карагандыр да, әмма сынык күңелле балалар өчен ул инде барыбер үги ана иде. Мәхмүттәге төшенкелек, моңаюның да бер сәбәбе атасының бик яшь, чибәр хатынга өйләнүе булды түгелме икән?! Күзе ачылган ир бала мондый хәлне бик авыр кичерә торгандыр, ахрысы.
1918 елның кара көзендә, ягъни Гражданнар сугышы иң көчәйгән бер чакта, без ике гаилә вакытлыча Уфага күчеп тордык. Күрәсең, безнең атайлар зур калада җан саклавы җиңелрәк, хәвефсезрәк булыр дип уйлаганнардыр инде. 1919 елны кызыллар Уфаны алгач та, без кире Дәүләкәнгә, үз йортыбызга кайттык. Ә Гали абзый ни өчендер ашыкмады, калып торды. Ачлык елны да уздырып, дөньялар рәтләнгәч, ялгышмасам, 1923 елны гына ул үзенең йортына кайтып керде. Бу вакытта инде Гайникамал апа буй җиткән зифа кыз иде. Аның Уфада яратып йөргән егете дә булган икән, озак та үтми, шушы Сәхип исемле егет Гайникамал артыннан Дәүләкәнгә дә килеп чыкты. Шул чакта мин аны күргән дә идем. Түгәрәк йөзле, зур күксел күзле, кечкенә колаклы, үзенә күрә чибәр генә егет иде ул… Ләкин Гали абзый ни өчендер бу егетнең исемен дә ишетергә теләми, өенә дә аяк бастырмый. Гайникамал апаны да очрашудан катгый рәвештә тыя. Ахрысы, шактый күпне күреп өлгергән иркә, көяз егетне мужик табигатьле итче абзыйның күңеле кабул итә алмагандыр инде. Хәтеремдә, кышкы салкын көннәр, Сәхип егет айлы зәңгәрсу кичләрдә Дәүләкән урамында Гайникамал апаны сагалап, шыгыр-шыгыр атлап йөри – максаты аның кызны ничек тә качырып алып китү булган икән. Кемнеңдер ярдәме белән алар шулай да кайдадыр аулакта очрашалар, сөйләшәләр, качу турында сүз дә куешалар. Ләкин егет бер ахмаклык эшли: ат яллап, кызны качырып алып киткән төнне ул бер уңайдан Гали абзыйның капкасын да дегеткә буяп китә. Бу инде бик зур хурлык, тискәре атаны гына түгел, сөйгән кызын да ил-күз алдында мәсхәрә итү – моны ул, Сәхип, ахмак булмаса, әлбәттә, белергә тиеш иде. Гали абзый, кызның качканын сизгәч тә, иртә таңнан атын җигеп, артларыннан куа чыга. Ләкин, тегеләрнең бәхетеннән диеп әйтик инде, ул ялгыш юлдан китә һәм таба алмыйча караңгы төшкәндә генә кире борылып