Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
икебез ике якка чыгып китү белән безнең бәйләнешләр өзелде дә куйды. Очрашу да, хат язышу да булмады. Бары 1938 елны Оренбурга, якын туганнарыма кунакка баргач, мин Мәхмүтне шушы шәһәрдә очраткан идем. Кайда, кем булып эшләгәнен хәзер онытканмын инде, ләкин без берничә тапкыр күрештек, бергә ашап-эчеп тә утырдык, үткәннәрне сагынып искә дә төшердек. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булды. Шуннан… юлларыбыз бөтенләйгә аерылды. Әмма мин аны гомерем буе диярлек онытып бетермәдем, күңелнең ниндидер бер яшерен почмагында ул һаман да яшәде, хәтта, сирәк кенә булса да төшләремә дә кергәли иде. Ихтимал, ул да мине онытып бетермәгәндер – күргән төшләрем аның да мине исенә төшергән чакларына туры килгәндер?!
Мәхмүтнең хәрби хезмәт кешесе булып киткәнен ишеткәнем бар иде, шулай ук сугыштан соң Кишинев шәһәрендә төпләнеп калуын да ишеткән идем. Шунда гаиләсе белән утыз елдан артык яшәгән ул, әмма бер генә тапкыр да Уфага яки Дәүләкән тирәсенә кайтмаган. Гаҗәп, Дәүләкәнне ташлап китүчеләр ни сәбәптер туган-үскән җирләренә кайтырга яратмыйлар. Җәбер-рәнҗүдән башка сагыныр нәрсәләре булмаганга күрәме?.. Югыйсә без бит барыбыз да Дәүләкәнне бик ярата идек.
Мәхмүт моннан бер-ике ел элек кенә вафат булган. Уфага баргач, Гайникамал апа миңа аның соңгы рәсемен күрсәтте. Билдән генә зур итеп төшерелгән бу фоторәсемдә Мәхмүтнең йөзе-кыяфәте бик ачык чыккан. Хәрби киемдә, яланбаш, күкрәгендә орден-медаль колодкалары, погоннарына караганда подполковник икән. Ләкин Мәхмүтне тануы читен, җитмештән узган карт ул, йөзе-бите бик үзгәргән, тик менә чыгыбрак торган зур күзләре генә мин белгән Мәхмүтнеке. Һәм иң гаҗәбе – бу күзләрдә үсмер ятим чагындагы моңсу уйчанлык һаман да сакланган икән… Сугышларны үтсә дә, подполковник булса да, сакланган… Менә шулай очраштык без… Йә, нәрсә дип дәшим, дустым, мин сиңа?!
Гайникамал апага мине 1982 елның җәендә Маһирә алып барды. Бер үк шәһәрдә, хәтта бер үк урамда күптән торсалар да, алар да яңарак табышканнар. Ә мин күрмәгәнгә күпме булыр? Гайникамал апа 1924 елның кышында Сәхипкә ияреп киткән иде. Ә хәзер Җир шарында 1982 ел – күпме җилләр исеп, күпме сулар аккан шуннан соң! Нәкъ илле сигез ел икән – менә нинди ул очрашулар арасы!.. Ләкин мин Гайникамал апаны күрү белән таныдым. Җитмеш алты яшьлек карчык булса да, ул аз үзгәргән. Аннары әнисе Мәгълифә җиңгигә бик охшаган икән. Әнисенеке кебек озынча ак йөз, туры гына борын, нечкәрәк иреннәр – һәм җыерчык та басмаган үзен.
…Илле сигез елдан соң очрашкан кешеләр ни кичерә? Әлбәттә, гаҗәпләнү, сәерсенү, ышанып бетмичә һәм сүзне дә нидән башларга белмичә тору… Хәер, бу хәл озакка бармады, күпме генә еллар узмасын, без бик борыннан якын кешеләр – тиз кайттык без шул борынгы якын чакларыбызга. Билгеле, Гайникамал апа башта үз хәле турында сөйләде. Аның Сәхибе күптән үлгән икән инде, атасы Гали абзый да үлгән, энесе Миңнеәхмәт тә Мәхмүткә чаклы ук үлгән булган. Кыскасы, берүзе генә калган, бер малай үстергән, анысы күптән өйләнгән, үзләренә башка торалар икән. Үзе генә шушында, озынча тар бүлмәдә, ялгызы гына яшәп