Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
еллык тупламнарын ике тапкыр җыярга омтылып карадым мин. Затлы кызыл агачтан мәшһүр оста ясаган шкафымда тонык пыяла артында шушы журналның кәҗүл күн белән төпләнгән барлык саннары тезелеп торса иде дип хыялланганым бар. Йомшак, импорт кәнәфидә күмелеп утырам, тезләремдә нигәдер җылы плед, өстәвенә каршымдагы чынаяк кирпечле яшел каминда ялкын телләре уйный, бии, тибрәнә, имеш.
Төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында тормышка ашмады бу хыял. Заманында журналның илле еллык юбилей санында басылган әсәрләрне күздән үткәргәч, ниятемнән кире кайткан идем. Бу санга сирәк-мирәк килеп кергән нәфис әдәби үрнәкләр соцреализмның болганчык суы эчендә югалып ук калганын күрдем.
Әйдәгез, бу кимчелекләрне кырыс заманга япсарыйк. Чыннан да, инде 2006 елгы 2 нче юбилей саны бөтенләй башка, аек принципта төзелгән, һәм аның эчтәлегенә бүтәнчә карыйсың. Кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы» исә, төзүче вәгъдә иткәнчә, 1922 елдан алып чыгып килгән «Казан утлары» журналының төп-төгәл мең санының «каймагы», төше дип аталырга хаклы.
«Сүнмәс утлар балкышы» китабын, әйтик, авыру дәрәҗәсендә көнчел күршеләребез туздырган тузан кунмасын өчен, нәкышле супертышлыкка киендереп чыгарасы калган. Ә бәлки аны, килешле күлмәк кидереп, «Казан утлары»ның абунәчеләренә, шул исәптән китапханәләргә һәм мәктәпләргә, почта аша (яздырып) таратуны оештырып буладыр? Китапның тиражы бүгенге көн өчен аз түгел (2 мең данә), аның һәр данәсен укучыбызга җиткерәсе иде. Бусы инде – стратегия.
Һәм менә мин бүген уртакул американ төрмә бинасына тартым «хрущоба»ның кысан фатир-мәгарәсендә, һава җитмәгәндә, тәрәзә ачкалап утырам. Теземдә кызыл мәрмәрдәй саллы том – үзе бер китапханәгә бәрабәр «Сүнмәс утлар балкышы».
Мин бу утларның саллы җылысын тезләрем белән дә, күңелем белән дә тоям. Тәрәзә каршында ук үзебез – кооперативчылар утырткан каенлыкка ел саен сандугач килә инде. Быел икәү килде. Ганс Христиан Андерсен әкиятендәге кебек, адәмне савыктыра торган былбыл моңы китабымдагы олпат татар шигырьләренә һәм хикәятләренә аккомпанемент булып үрелеп бара, сарылып бара…
Дөрес, сабый күңелле сандугач мин Ф. Мөсәгыйть ишеләрнең «җәүһәр»ләрен укыганда да тынып калмый-калуын, вәзенле чут-чутларын тезә бирә. Ялаяп Мөсәгыйтьләрдә эше юк самими кошчыкның, куркуны белми, Аллага шөкер, башы яшь, аны өркетүче булмаган һәм өметләник, бәлки, булмас та.
Фатих Хөсни: «Казан утлары» журналы «безне үстергән «яшел бишегебез» булды», – дип язган иде. Бу сүзләрне һәр татар язучысы бүген дә кабатлый ала. Беләсезме, язучы гына түгел, һәр милләтпәрвәр әйтәчәк сүз бу.
Наҗар Нәҗми «Казан утлары»н юкка гына «милли ут» дип атамый! Ул утта Наҗар Нәҗминең үзенең дә якты чаткысы бар.
Китапның чорларга бүленеше табигый, ул бүлекләрнең һәрберсенә, оригиналь үк яңгырамасалар да, мәгънәле һәм килешле исемнәр (баш) табылган («Без тарихта эзлебез!», «Ил корабын җил сөрә», «Болгавыр еллар», «Без сугышта юлбарыстай көчлебез», «Торыгыз, Мусалар!», «Язмышлар ярында», «Без яшәргә хөкем ителгән»). Хәер,