Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин


Скачать книгу
барлыкка килеп өлгерде. Беренчесе миллионер булса, бусы миллиардер шикеллерәк инде…

      Сатлык әдәбият кибет киштәләрендә сатылмыйча ятты.

      Ә бит татар әдәбиятының олуг тарихы бар. Тик бүген ул үсештә артта калды, чөнки эчке сәбәпләр генә түгел, тышкы сәбәпләр дә әдәбиятыбызның үсешен тоткарлыйлар, аңа үсәргә ирек бирмиләр.

      Татар әдәбияты – Ганс Христиан Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» шикеллерәк. Без әдәбиятыбызның матур киләчәгенә – әкияти аккош булып җитлегүенә өмет итәбез, татар әдибе шуның өчен каләм тибрәтергә тиеш дибез.

      Моннан егерме ел элек зыялыларыбыз төштә дә күрмәгән зуп-зур исем йөртүче бүгенге голәмәләребезнең корама тел белән көчәнеп язылган мәкаләләрен укыйсың да… җансыз җөмләләренең көпшәклеген тоеп, кәгазьгә төшкән арада искергән фикерләрен, урынлы-урынсызга кыстырган шәрык сүзләрен, шәкерт каләменнән туган зәвыксыз һәм күрексез чагыштыруларын укып гаҗәпләнәсең… Арада берсе бар, кырык ялгаулы дилбегә буе җөмләләр төзеп күрсәтергә маһир, аларның ахырына барып җиткәнче башын үзе дә оныта.

      Чын белгечнең төшенә академиклык дәрәҗәсе һәм акчасы кереп йөдәтми. Академик Сергей Капица кебек хакыйкый галим яшь Рамзан Кадыйровлар әгъза булып торган әкәмәт академияне ташлап чыгу турында уйлап куйса гаҗәпмени?..

      Хәзерге татар язучыларының күпчелеге оригиналь әдип түгел, алар – күчереп язучы хәттат кына. Мәймүннәрчә тәкълид, башкаларга иярү хасияте көчәя генә бара, һәм былтыргы «а»лар турында роман язучы әдипләр, асылда, милләткә аяк чалалар, аңа җәһәт атларга ирек бирмиләр. Деградация. Затсызлану. Токымсызлану.

      Язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.

      Бусын да Шүрәле-ярымтык «фөкере» дип кабул итегез.

      Менә тагын Шүрәлемнең ифратчыл сүзе: «Әдәпсез әдипләрегез «Татар хатыны ниләр күрми» белән канәгатьләнмичә, «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дигән роман язып яталар… Эстрада йолдызларыгыз бәллүр башмак турында гына түгел, пыяла күлмәк турында хыяллана… Хәттин ашып шашканнары бөер-бөйрәкләрен үтәли күрсәтердәй крем уйлап табучы егеткә бүләк бирергә разый…»

      Сыйдырыш ягыннан урта гасырлар фолианты белән чагыштырырлык бу Китап Зөлфәтнең «Яшәр безнең журналыбыз!» дигән шигыре белән тәмамлана.

      Исән безнең кәрван башы, –

      Яшәр газиз журналыбыз!

      Нинди матур һәм мәгънәле сүз ул – «кәрван башы»! Бик борынгы заманнарда сәфәрчеләр кәрван башын имам дип йөрткәннәр, – шуны да әйтим әле. «Казан утлары» – безнең имамыбыз, һәм без аңа иярәбез, аңа ойыйбыз.

      Нәфис әдәбият дибез.

      Әдәби әсәрнең сыйфатын бәяләүдә төгәл критерийлар бармы соң? Гомуми критерийлар бар барын. Аларның иң беренчесе – әсәрдәге яңалык, беренчеллек, әлбәттә. Фәнни яки техник ачышка таныклык (патент) биргән вакытта беренче нәүбәттә аның яңалыгына игътибар ителә. Ләкин фундаменталь, әсасый фәндә яңалыкны билгеләү әллә ни кыен түгел, һәрхәлдә, мөмкин нәрсә. Монда тест


Скачать книгу