Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
тарихыбыз маяклары гына. Һәр чакрымыбызга лаек исемнәребез булганга горурланмый мөмкин түгел.
Чөнки татар әдәбияты үсмер әдәбият, кәрлә әдәбият түгел.
«Сүнмәс утлар балкышы»нда ике генә битлек «Белешмә бүлек»тәге коры мәгълүмат та укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Кайбер елларны карыйсың да журнал редакторларының бик еш алмашынганын күрәсең, сәбәбен беләсе килә. Арада журналны озак кына җитәкләүчеләр бар, ә кайберләре берәр санга гына кул куйган… «Казан утлары»ның хәзерге мөхәррире Равил Фәйзуллин иң озын гомерлесе икән. Абсолют рекорд иясе буларак, ул Гиннесс китабына керергә лаек, алга таба да эше уңгыры. Ул – «менә дигән» шагыйрь генә түгел, җәмәгать эшлеклесе дә (Тукай, мактаныбрак, үзен «общественный деятель» дип тә атый, ул заманнарда әле «җәмәгать эшлеклесе» дигән сүз тумаган була).
Китап безнең күбебез өчен яңа фотоиллюстрацияләргә бай булуы белән аерылып тора. Редакциянең фотоархивы булу – үзе бер казаныш. Китапта сурәтләр бизәү максаты белән генә бирелмәгән, әйтик, фотосәхифәләр ышанычлы тарихи мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итәләр.
Әдипләребезнең рәсемнәренә карагыз. Елмаюлы йөзләр. Нинди яшьләр, нинди чибәрләр… Аларның кайберсенә картлыкны күрү насыйп та булмаган… Ә менә болары – төрмә фотолары. Тетрәндергеч фас һәм профиль.
Ә монысы – төрмәнең үзе, казанлыларга бик билгеле пересылка (озату зинданы, мәхбүсләрнең мәнзиле). Гүзәл кремлебезнең ак диварлары астында ук урнашкан баструк – бәләкәйрәк кальга, замок.
Солдат Емельян Пугачёвны, япь-яшь студент Володя Ульяновны хәтерләгән бу бинаны мин түбә-түшәмнәре бүселеп, реконструкцияләнеп яткан хәлендә дә күрдем. Аннары пересылкадан яман авырулы кешеләрне мәңгелеккә озата торган онкология хастаханәсе – «рак корпусы» ясадылар. Аның борынгы мосафирханә (кәрвансарай) кебек шәкеле дә, шакмаклы ишегалды да, тимер капкасы да «исән» калды…
80 нче еллар ахырында, 9 нчы май көнне, мин бирегә авыру туганымның хәлен белешергә дип килгән идем.
Кырыс дежур ханым килүчеләрнең пакетларын бушатып ук тикшерә башлады шикелле. Мин, бәладән башаяк дип, акрын-акрын гына чыгып киттем дә элекке төрмә бинасының «кара» капкасына әйләнеп килдем. Көткәнемчә, ул ябык түгел иде. Бернинди тоткарсыз эчке ишегалдына үттем. Туганым – Карабаш асфальт-битум заводы директоры Ленар Зәйнуллин – бер иптәше белән ишегалдында кояшта утыралар иде. Иптәше дигәнем Татарстандагы тагы бер кечкенә битум заводының җитәкчесе булып чыкты. Яман шешнең, чыннан да, сумала шикелле канцероген матдәләргә бәйләнеше табибларга сер түгел…
Сөйләшеп утырдык. «Перестройка» дигән нәрсәнең башланган чаклары (перестройканың «атасы» Михаил Сергеевич Горбачёв әйтмешли, инде «процесс пошёл») һәм, яшерен-батырын түгел, минем «зәңгәр өмет»ләрем шушы процессның уңышлы чыгуына бәйле бит. Туганым бу хакта әллә ни әйтмәде, ләкин мондый үзгәртеп коруларга ышанып җитмәве аның кояш күрмәгәнгә аксыл маңгай сырларына язылган иде. Иптәше дә җилкәсен генә сикертеп