Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
таба нишләтергә белмәс иде, совет чынбарлыгы аның хыялый каләменә богау салыр иде. Әйтик, «Хоттабыч карт»тагы Вова маҗаралары да узган гасырның 40 нчы елларында мөмкин түгел иде әле. Гомумән, совет әдәбиятында фәнни-популяр мәкаләгә тартым беллетристика гына чәчәк атты. Беренче совет фантастларыннан Александр Беляев юкка гына: «Мине электр лампочкасы турында фантастик әсәр язарга мәҗбүр итәләр», – дип зарланмагандыр.
Шулай да мин, әгәр «Казан утлары»на бүген «Рөстәм маҗаралары» тәкъдим ителсә, аның басылып чыгу ихтималы «ике сарылы» дип уйлыйм.
Гасырлар буе җирдә мүкәләп йөрергә мәҗбүр ителгән татар фантастиканы өнәми микән әллә дисең? Ул, түше белән шуышкан җирне генә күреп, югарыда йолдызлар җемелдәгәнен дә белми микән әллә? Мин моңа ышанмыйм. «Җөмҗөмә солтан»нарны, «Кисекбаш»ларны, «Мең дә бер сәхәр»ләрне биргән хыял ияләребез булган безнең.
Бүген фантастика жанры үсмәгән әдәбият тулы канлы була алмый. Әйе, кибет киштәләрен бихисап фантастик әсәрләр тутырды. Ныклабрак карасаң, алар бер-берсен кабатлыйлар, күбесе – ияреп язылган тәкълиди әйберләр. Реалистик әдәбияттан бушаган вакуумны шулар тутыра бугай.
Хәер, реалистик әдәбият киштәләрендәге макулатураның да исәбенә чыгышлы түгел.
Фантастлардан берәү: «Әгәр сиңа сызыклы кәгазь тоттырсалар, сызыгына аркылы яз!» – дип киңәш иткән иде. Фантастларны менә шушы кыю фикер өчен генә дә ихтирам итү тиеш.
Ярар. «Казан утлары» журналына әйләнеп кайттык.
Журналның тиражы 100 мең данәдән ашып киткән уңышлы еллар да булган. Ә хәзер ул нибары 6–7 мең данә тираж белән чыгып килә. Артка китешнең сәбәбен журналда басыла торган әйберләрнең сыйфатыннан гына эзләү, әлбәттә, дөрес булмас. Үзәктә чыга торган русча әдәби журналларның да тиражы шул нисбәттәрәк азайды. Рәсәйдәге башка халыкларда да эш шулайрак тора. Монда тормыш-көнкүрешкә телевизион тапшыруларның тыелгысыз үтеп керүе зур роль уйный. Яманаты чыккан телесериаллар, хатын-кызларыбыз, бөтен эшләрен калдырып, телеэкранга багынып утыра торган «сабын опералары»… Уртакул әдәбият хәтта болары белән дә ярыша алмый. Үкерепләр еласаң да булмый.
Янә китереп, Интернет – бөтендөнья гайбәт челтәре… Ләкин безгә барыбер шул челтәргә тоташырга туры киләчәк, чөнки акыл ияләре: «ХХI гасырда кешелек дөньясы тормышындагы революцион үзгәрешләр Интернет белән баглы булачак», – диләр.
Димәк, укучыбызны саклап калыйк дисәк, сыйфат планкасын нык күтәрергә туры киләчәк. Әдәбият артыннан театр да, журналистика да, телевидение дә күтәрелер иде.
Менә «Сүнмәс утлар балкышы»нда әдәби планканы югары күтәреп бик дөрес эшләгәннәр. Хәзер исә, журналның агымдагы саннарын оештырганда да, планка шул югары кимәлендә торсын иде. Шул чагында… Шул чагындамы?! Әгәр сыйфат планкасы ун дәрәҗәгә күтәрелә калса, журнал редакторының дошманнары ун тапкыр ишәер дип бәхәсләшә алам.
«Әдәбият тапкырлау җәдвәле түгел, анда ике икең беркайчан да дүрт була алмый. Әдәбиятта бергә берне кушсаң, ике килеп чыкмый, зуп-зур берлек