Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
калынлыгы роман – егерме беренче гасырда казылма мамонтка тиң. Анда сусыл һәм төче ялган күп, фальшь күп.
Язучының базары төште хәзер. Чөнки күп язалар, әштер-өштер язалар. Кибет киштәләре «абыстай романнары», башваткыч детективлар, һәртөрле уйдырма «фикшннар», тарихи фэнтезилар белән тулды… Телевизорны ачуың белән, сиңа алтатар көбәге карап тора… Әдәбиятны һәм сәнгатьне масскультура конвейерына әйләндерделәр – бөтен бәла шунда. Бу конвейер, «күмүшке аппараты» шикелле тамчылап, агуын берөзлексез җитештерә тора. Укучылар һәм тамашачылар нәрсәнең агу, нәрсәнең чәчәк балы икәнен аңламый башлады инде.
Кайбер китапны кулга аласың да бер-ике битен укып карыйсың. Шуннан ук авторның биографиясе сыек икәнлеге күренә: аяз күк, туп-туры юллары балалар бакчасыннан башлана да, әзрәк аң кергәч, ясле мисалындагы Мәскәү әдәби курсларыннан соң алар, шомарган каләм һәм катыргы калкан белән яракланып, олы юлга, хөррият ярминкәсенә дан-шөһрәт дауларга чыгалар…
Мәскәү курсларына тел тидергәнем өчен яратмаслар да, бәлки. Бу курслар безгә, кара гавамнан күтәреп алып, Рәсүл Гамзатовны, Виктор Астафьев кебек хакыйкать сөючене бирде диярләр. Ә бит заманында Евгений Евтушенконы аннан кудылар, башта комсомолдан да чыгарып маташтылар бугай. Сүз дә юк, анда укып кайтучылар роман язу техникасын яхшы гына үзләштергән була. Шома техникасын гына шул! Ә романның рухы, җаны да булырга тиеш бит әле. Фатих Хөсничәрәк итеп әйтсәк, аның Наташасы истә калырга тиеш. Боларына Мәскәү өйрәтми, өйрәтә алмый, чөнки бусы мөмкин эш түгел. Болары, чыннан да, «алладан һәм балачактан килә».
Әйтик, Муса Җәлилнең «Бригадир кыз Фәйрүзә»се истә калмый.
Ләкин һәр әдипнең үз «Моабит дәфтәре» булырга тиеш.
Дөрес, Моабит курсы үткән һәркемгә һәйкәл куймыйлар. Югыйсә бүгенге бурзай каләм осталары «Моабит дәфтәр»ләрен кочагы белән сатып кына алырлар иде.
Тукайныкы кебек үк булмаса да, һәркемнең үз шүрәлесе булырга тиеш. Скептик шүрәле. Ул синең тормозың һәм шәхси тәнкыйтьчең, таләпчән цензорың. Кайчак ул синең якын киңәшчең дә… Кәефе килгәндә, ул синең каләмеңне очлап бирә… Ачуы килгәндә, язганыңны ботарлап атарга йә яндырырга куша… Вөҗдан газабы – Шүрәлеңнең эше. Шүрәлең сине «адәмчеккенәм» дип йөртерлек гади бул…
«Кесәңдә акча булсынга дип язмаска кирәк, – ди Шүрәле. – Югыйсә син кәсепче булып, Фатих Хөсниегез әйткән «су өстендәге күбек» булып калачаксың… Сыра кружкасындагы күбек… Буш куык…»
«Галимҗанны да, Хемингуэйны да өйрән, ләкин барыбер үзеңчә яз! Беркайчан да көчәнмә, күңелең ни тели, шуны яз! Фәкать шулвакытта гына яхшы әсәр чыгарга мөмкин», – дигән иде өлкәнебез Гомәр Бәширов.
«Сүнмәс утлар балкышы» язучыга сыйфат планкасын һәм шул ук вакытта белем багажын күтәрергә боера.
Бездә Андерсен исемендәге «грамота» ияләре бар барын. Беләсе иде, татар язучылары арасында Андерсенның «Тәрҗемәи хәл»ен, «Минем тормышым әкияте» дигән әсәрләрен укып йөрәген яралаган әдипләр ничәү