Татар баянчылары. Коллектив авторов
Халык иҗаты йортында баянчылар курсын алып бара. Сафьян исә аның өенә дә йөреп дәресләр ала. Беренче тапкыр музыка грамотасын нәкъ менә шушы фольклорчы-баянчыдан өйрәнү соңыннан аның бөтен иҗат юлына, язган көйләренә, баян уйнау алымнарына хәлиткеч дәрәҗәдә тәэсир итәчәк. Ләкин әле тагын…
Мине һәрчак гаҗәпләндергән бер сорауга – «Шәһәр шартларында туып үскән кешедә бу кадәр моң ничек туарга мөмкин?» дигән табигый бер сорауга – җавапны аның киләчәк язмыш юллары үзе бирде. Сер түгел бит: иң нечкә күңелле шагыйрьләребез, җырчыларыбыз, композиторларыбыз авыл җиреннән, авыл туфрагыннан, авыл табигатеннән үсеп калыккан. Авылда киңлек бар, авылда офыклар читтәрәк…
– Халык иҗаты йортында баянчылар курсын тәмамлаганнан соң, мине Мәдәният министрлыгы Баулыга, район Мәдәният йортына баянчы итеп эшкә җибәрде, – дип искә алган иде Сафьян абый. – Анда инде, үзегез беләсез, һәвәскәр җырчылар арасында яшисең. Мин үзем «үзешчән» дигән сүзне беркайчан да өнәмәдем. Ә менә «һәвәскәр» сүзе дөрес, һәвәскәрләрдә иксез-чиксез илһам, дәрт һәм моң бар, халык арасыннан табылган иң кадерле моң бар.
Баулыдан әйләнеп кайткач, Сафьян Ибраһимов Укытучылар йортында баянчы булып эшләп ала, шул ук вакытта Казанның 82 нче мәктәбендә музыка дәресләре алып бара. Бу инде аның үзендә му- зыкаль белемне, баянны, көйне-моңны ныклап тоя-сизә башлаган чаклары. Нәкъ менә шундый бер вакытта (һәм тикмәгә генә түгелдер) аны Татар дәүләт күчмә театрына баянчы итеп чакыралар. Шул рә- вешле ул артист буларак таныла, театрның музыка бүлеген җитәкли башлый.
Театрда музыка бүлеген мин инде хәзер күз алдыма китерә алам. Кайчандыр миңа баянчы Рәис Сафиуллин бу эшнең ни дәрәҗәдә четерекле булуын, музыкаль грамотаны төпле белүне, үз эшеңнең виртуозы булуны таләп иткәнлеген бармак бөгә-бөгә аңлаткан иде. Спектакльдә аерым артистларның җырлавын гына түгел, ә бәлки тулы бер спектакльнең музыкаль бизәлешен оештыру сорала икән – монда инде уртакуллык белән генә котыла алмыйсың.
Театрда эшләгән елларында Сафьян Ибраһимов үзе дә беренче тапкыр җырлар иҗат итә башлый. Дөресрәге, аларның күбесе нәкъ менә аерым спектакльләр өчен язылган җырлар була. «Тагын, тагын, тагын да» (М. Латыйфуллин шигыре), «Сине уйлап янам» (И. Юзеев), «Картаямыни соң йөрәк?!» (Г. Нуруллин) кебек хәзер бик тә популярлашкан җырлар әнә шул елларда туа.
Хәер, без бит әле һаман да бер сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез: каян килә, кайлардан табыла бу кешегә җирдә моң? Сафьян абый исә әлеге сорауны үзе аңлап бетермәгәнгә сабыша. Әллә аны урынсыз-вакытсыз бирелгән сорау дип уйлыймы?
– Әтиемнең тавышы бик матур иде, – ди ул, көрсенеп. – Юк, ул җырламый иде, бик тә көйле итеп, матур итеп мәчеттә азан әйтә иде…
Халык моңнарын барлауда-туплауда, җанга-күңелгә сеңдерүдә бер этәргеч итеп без фольклорчы-баянчы Габдулла Халитовны искә алган идек. Әмма, акмаган су барыбер тона, диләр бит. Моң да шулай: тынмасын-тонмасын өчен җанга гел агылып торырга тиештер ул. Ә ул агымны Сафьян Ибраһимов татарлар яшәгән һәр төбәктән, һәр яктан, һәрбер авылдан отып алырга, отып калырга