Татар баянчылары. Коллектив авторов

Татар баянчылары - Коллектив авторов


Скачать книгу
яшьтән үк музыкаль сәләте ачылган Рәискә әтисе үзе уйнаган көйләрне гармунда уйнарга өйрәтә. Малай тиз арада Бәрлегуҗа авылының оста гармунчысына әйләнә. Аулак өйләрдә, клубта оештырылган күңел ачу кичәләрендә, концертларда еш катнаша.

      Шулай бервакытны мәктәпкә берничә патефон алып кайталар. Тәлинкәдәге көйләр арасында гармунчы Гани Вәлиев башкаруында «Бишле бию» һәм «Салкын чишмә» көйләре була. Шул тәлинкәне тыңлаганнан соң, мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Рәис күңелендә гармунда оста итеп уйнарга өйрәнү теләге тагын да көчәя. Һәм ул профессио- наль гармунчының уйнавына охшатып башкару алымнарын үзләштерә башлый. Көн дә сәгатьләр буена кулыннан гармунын төшерми.

      1941 елның июне миллионнарча кешеләр язмышына кискен үзгәрешләр кертә. Инде җидееллык мәктәпне тәмамлыйм да Казанга укырга барам дип кенә торганда, Рәисне дә МТСның трактор бригадасына хисапчы итеп куялар.

      Шулай да Казанга күчеп килү нияте белән ул 1943 елны Казан елга техникумына укырга керә.

      Көннәрнең берендә, Рәис бүлмәсендә дәрес әзерләп утырганда, тулай торак коменданты Әхмәт абый килеп керә дә:

      – Энем, сине гармунда яхшы уйный диләр, – дип сүз башлый. – Кая, миңа да уйнап күрсәт әле.

      Рәис, гармунын кыю гына алып, берничә көйне җиренә җиткереп уйнап күрсәтә. Әхмәт абый аңа:

      – Син елга техникумына ялгыш кергәнсең, син артист булырга тиешле кеше. Үткән ел театр училищесы ачылды бит, теләгең булса, мин сине анда алып барып күрсәтә алам, – ди.

      Елга техникумының 3 нче курсын тәмамлагач, 1946 елның җәендә, Рәис Сафиуллин театр училищесына керү имтиханнары тапшыра. Училище директоры Сәет Булатов һәм режиссура буенча укытучы Ширияздан Сарымсаков Рәисне шунда ук 2 нче курска кабул итә.

      Театр училищесында Рәис Сафиуллин зур тырышлык куеп укый. Бигрәк тә музыка теориясен тирәнтен үзләштерергә тырыша. Сәет ага Булатов, Рәиснең тырышлыгын күреп, аңа венский гармун, ә соңрак Тула шәһәрендә эшләнгән баян алу әмәлен дә таба. Хәзер егетнең бар теләге – баянда яхшы итеп уйнарга өйрәнү.

      1949 елда, театр училищесының беренче чыгарылыш курс студентлары көче белән, Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Шомлы көннәр» спектакле диплом эше итеп әзерләнә. Рәис Сафиуллинга бу спектакльдә төп рольне бирәләр. Егерме өч яшьлек егет психологик яктан шактый катлаулы Биктимер карт образын зур осталык белән башкара. Дәүләт имтиханнары комиссиясе аның уенын югары бәяли. Училищеның бу чыгарылышыннан (32 кеше) 5 кеше Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелә, шулар арасында Рәис Сафиуллин да була.

      Менә ул табынган остазы – баянчы һәм театрның музыка җитәкчесе Рокыя Ибраһимова белән бергә эшли башлый. Ике музыкант: берсе – халкыбыз арасында дан казанган баянчы, икенчесе – профессиональ сәнгатькә әле генә аяк баскан, аңа турылыклы хезмәт итәргә ашкынып торган егет – театрда очраша.

      Көннәрнең берендә Рокыя Ибраһимова Рәисне чакырып ала да:

      – Энем, мин театрдан китәм, хәзер инде син театрдагы барлык музыкаль вазифаларны


Скачать книгу